logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Новости

Первая премьера нового сезона!

   17 сентябрь көнне «Галия» драмасының премьерасы булды. Авторлары Резеда Гобәева, Таһир Таһиров, режиссеры – Айдар Җаббаров. Реаль вакыйгаларга нигезләнеп куелган, өч тарих-новелланы («Зина», «Мария», «Галия») эченә алган спектаклебез – бөек мәхәббәткә сугыш призмасы аша караш.    

   Премьерабызны карарга килгән кунакларыбыз арасында Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Рамазанов,  «Созвездие – Йолдызлык» иҗади сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге директоры Дмитрий Туманов, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова, шагыйрь, журналист, галим, филология фәннәре кандидаты Айрат Бик-Булатов, журналистлар Рузилә Мөхәммәтова, Фәрит Имамов, “Иптәшләр Татарлар” телеграм-каналы авторы Эльвира Садреева, Әлмәт, Минзәлә, Чаллы, Кариев, Түбән Кама яшь тамашачы театрларыннан иҗатташ дусларыбыз, шәһәребезнең мәдәният, сәнгать әһелләре бар иде.  

   Спектаклебез озын гомерле булсын, тамашачыларыбыз яратып карасын! Спектакльне сәхнәгә менгергән иҗади көчләргә зур рәхмәт! Премьераны караучылардан фикерләр көтеп калабыз.

   Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» (“Россиянең кече шәһәрләре театрлары” юнәлеше) федераль проекты ярдәмендә куелды. (2025)

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!