17 майда театрда Татарстаннның атказанган артисты, Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты, театрның Туфан Миңнуллин исемендәге театр премиясе иясе Карпова Дилә Кәлимулла кызының иҗат кичәсе узды.
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаганнан соң, 1993 елда “Түбән Кама Нефтехим” җитештерү берләшмәсе каршында эшләүче театр-студиягә аяк баса ул. Утыз елдан артык театрыбызда хезмәт куеп, үзен бик тырыш һәм иҗади актив актриса буларак танытты.
Дилә Карпованы хөрмәт итеп килгән кунаклар арасында театр белгече, Татарстан мәдәният министрының театрлар буенча киңәшчесе Нияз Игъламов, Түбән Кама мәдәният идарәсе җитәкчесе Эльвира Кәримуллина, Казан дәүләт мәдәният институтының театр иҗаты кафедрасы доценты, режиссер, Татарстанның атказанган артисты Азат Зарипов, шагыйрә, Татарстан язучылар берлеге, Татарстан һәм Россиянең җурналистлар берлеге әгъзасы Илзирә Вәлиуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Фирдәвес Ханов, Түбән Каманың Аксакаллар шурасы җитәкчесе Вәсил Камалов, туган ягы Апастан якташлары, институтташ дуслары, туганнары, гаиләсе бар иде.
Кичә җылы котлаулар, изге теләкләр, матур җырлар-биюләр, спектакльләрдән өзекләр белән үрелеп барды. (2025)