logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Новости

К 80-летию Победы в Великой Отечественной войне

   Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, театрыбызда күп чаралар үтте. Театр диварына артистларның һәм театр хезмәткәрләренең әтиләре, әби-бабалары – Бөек Ватан сугышы, махсус хәрби операция геройлары, тыл хезмәтчәннәре фотосурәтләре белән стенд ясап куелды.

   6 майда тамашачыларга “Нәзер”, 7 майда “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакльләре (Т.Миңнуллин) күрсәтелде.

   7 майда Түбән Каманың Җиңү мәйданындагы Мәңгелек утка, геройларыбызга олы рәхмәтләребезне әйтеп, чәчәкләр салдык.

   8, 9, 10 май көннәрендә шәһәрдәшләр, килгән кунаклар театрыбызда “Сүнгән йолдызлар” (К.Тинчурин), “Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде...” (Б.Васильев), “Анам кыры” (Ч.Айтматов) спектакльләрен карады.

   9 май көнне Бөек Ватан, әфган, чечен сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, шәһәрне беренче төзүчеләр өчен “Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде...” спектакль бушлай күрсәтелде.

    Хөрмәтле дуслар! Сезне Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз! Күкләребез тыныч, үзебез сәламәт булыйк! (2025)

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!