25 апрельдә Халык иҗаты йортында, СИБУР компаниясе ярдәме белән, әдәби-музыкаль «Җидегән чишмә» кичәсе узды. Бу юлы очрашу күренекле җитәкче, «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖнең элеккеге генераль директоры Гаяз Җәмыйк улы Сәхәповка багышланды.
Гаяз Җәмыйк улы 1939 елда Әлмәт районы Яңа Нәдер авылында туган. 2024 елда, озакка сузылган авырудан соң, вафат була. Бу олуг затның шәһәребез, татар милләте өчен эшләгән игелекле хезмәтләрен санап бетерү мөмкин түгел. Ул бөтен гомерен нефть-химия сәнәгатен үстерүгә багышлаган, шәһәр тормышына чын милли рух, тирән эчтәлек өстәгән шәхес.
Гаяз Җәмыйк улы Түбән Камада профессионал татар театры барлыкка килсен, яшәсен өчен зур өлешен керткән, спектакльләребезне карап барган, уңышларыбызга сөенгән кеше. Шуның белән дә ул безнең күңелләргә бигрәк якын. Аның белән кулга кул тотынышып, театрны бар иткән директорыбыз Рөстәм Галиев үз чыгышында аның турында бик җылы итеп сөйләде.
Олы шәхесне искә алу кичәсенә предприятие ветераннары, яшь белгечләр, район башкарма комитеты вәкилләре һәм җәмәгать эшлеклеләре килде. Чараның мәртәбәле кунаклары арасында Гаяз аганың туганнары, гаиләсе белән Америкадан ук кайткан кызы Диләрә ханым да бар иде.
Кичәне оештыруда, үткәрүдә “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиев җитәкчелегендәге иҗат төркеме: ТРның атказанган артисты Физалия Гыйниятуллина, хезмәткәребез Найлә Сабирова, кичәне алып баручыларның берсе артист Эльвира Әсәтова күп көч куйдылар. (2025)