14 апрельдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында безнең театрның «Борһан йорты» спектакле премьерасына багышланган матбугат конференциясе булып узды. Чарада театрның баш режиссеры Лилия Әхмәтова, артистларыбыз Гүзәл Шәмәрдәнова, Юрий Павлов һәм театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов катнашты.
Премьера 25 апрель көнне 18.30 сәгатьтә театрның Зур залында узачак. Пьесаның авторы Илгиз Зәйниев, сәхнәгә Лилия Әхмәтова куя.
Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» (“Россиянең кече шәһәрләре театрлары” юнәлеше) федераль проекты ярдәмендә куела. (2025)
"Түбән Кама татар дәүләт драма театры премьерага әзерләнә. Апрель ахырында театрда Илгиз Зәйниевнең «Борһан йорты» спектаклен тапшыралар. Аны яңа баш режиссер Лилия Әхмәтова куя.
Берничә ел элек «Борһан йорты»н Лилия Әхмәтова Буа дәүләт драма театрында куйган. Әмма җитәкчелек белән уртак фикергә килә алмаганлыктан, ул афишадан төшеп кала. Түбән Кама театрына билгеләнгәннән соң режиссер пьесаны кабаттан киштәдән ала. «Бу труппа артистлары белән эшләү башка, әзерлек дәрәҗәсе дә башка, мин канәгать. Спектакль финалы элеккечә үк кала, монда актерларның рольләрен ничек уйнаулары мөһим», – диде режиссер.
«Борһан йорты» – Илгиз Зәйниевнең иң көчле әсәрләренең берсе. Бер гаилә тарихы аркылы татар фаҗигасен күрсәтә ул. Аны Әзербәйҗанда, Башкортстанның Туймазы театрында да куйдылар», – диде премьера уңаеннан узган матбугат очрашуында театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов.
«Бу спектакльгә шәхсән үзем шикләнеп алынган идем, чөнки ул тормыш баткаклыгы турында. «Матурлык алырга килгән идем, чирләп кайтып киттем», – дип әйтерләр тамашачылар дип уйладым. Тәрбияви роль уйный торган, бик тетрәндергеч әсәр. Мәхәббәттә яшәргә кирәклеген аңлата ул», – диде актер Юра Павлов.
Сезон беткәнче труппа тагын бер премьера чыгарырга исәпли. Алар бүген театрлар арасында сорау зур булган режиссер Айдар Җәббаровны чакырганнар. Таһир Таһировның «Галия» әсәрен сәхнәләштереләчәк. Сугыш темасына мәхәббәт призмасы аша карау булачак ул."
Чулпан ГАЛИӘХМӘТОВА, "Сөембикә" журналы, 15 Апрель 2025
Тулырак: https://syuyumbike.ru/news/yanalyklar/tuban-kama-tatar-daulat-drama-teatry-premeraga-azerlana