15 нче апрельдә ТӘРТИП радиосынының 11 яшьлегенә багышланган “ТӘРТИПле ТЕАТР! яки Уйныйбыз да, уйлыйбыз да!” дип исемләнгән туган көн тамашасында 11 татар театры бер сәхнәгә - Кариев театры сәхнәсенә җыелды!
Безнең артистларыбыз Ләйсән Әхмәтҗанова, Тамчыгөл Сәләхова, Нурсанә һәм Алмаз Хөсәеновлар бу җылы, күркәм кичәдә матур җырларын, шигырьләрен, биюләрен башкарды. "Тәртип"не чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз, озын иҗади гомер телибез! (2025)
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tartip-radiosynyn-uzencalekle-tugan-kone-tatarstannyn-unber-teatr-artisty-ber-saxnada-5903233