logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Новости

Большие гастроли в Казани и Санкт-Петербурге, посвященные 35-летию театра!

  Театрның 35 еллыгына багышланган Казан һәм Санкт-Петербург гастрольләре тәмамланды! Исән-сау Түбән Камага кайтып җиттек!

  Театрыбызның 35 еллыгына багышланган бер атнага сузылган зур гастрольләре тәмам. Казанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә һәм А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә "Анам кыры" (Ч.Айтматов), "Нәзер" (Т.Миңнуллин) спектакльләре белән чыгыш ясадык. Аннары гастрольләребез Санкт-Петербургта дәвам итте. В.А.Шелгунов исемендәге Мәдәният йортында "Гөргөри кызын бирә"не (Т.Миңнуллин), "Сүнгән йолдызлар"ны (К.Тинчурин) һәм "Сезне сагынып килдек без" дип исемләнгән театральләштерелгән концерт күрсәттек (режиссер - Рөстәм Галиев).

   Казанда да, Санкт-Петербургта да безнең иҗатыбыз белән танышырга иң матур, иң затлы тамашачылар килде. Без барыгызга да бик рәхмәтлебез: җылы алкышларыгыз, ихлас сүзләрегез, тәмле күчтәнәчләрегез, ачык йөзләрегез, тамашалар беткәч тә ашыгып кайтып китмичә, сәхнәгә менеп, фотога төшеп, сөйләшеп-аралашуыгыз өчен!

  Питердагы гастрольләребезне Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле Шәяхмәтов Шамил Илһам улы һәм театр директоры Рөстәм Галиев ачып җибәрде. Спектакльләребезне карарга килгән тамашачылар арасында танылган милләттәшләребез РСФСРның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Альберт Асадуллин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе скульптор Винера Абдуллина, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Рәшит Гыйләҗев, шагыйрә Халидә Гыйләҗева,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист, язучы, җәмәгать эшлеклесе Рәхим Теляшов, Төньяк башкалада эшләүче "Былбыл" татар халык театры артистлары да бар иде. Безнең артистларыбыз да Питер татар театрында кунакта булды, үзешчән театрның артистлары белән җылы очрашу-аралашу матур хатирә булып күңелләрдә калыр. Санкт-Петербургта гастрольләребезне оештыруга зур өлешен керткән Гөлинә апа Каюмовага бик рәхмәтлебез, аңа нык сәламәтлек телибез!

  Ноябрь азагы, декабрь башында Питер җылы, коры һава торышы белән дә сөендерде. Гаҗәеп матур шәһәргә сокланып, тарихи урыннарга экскурсияләргә дә барырга өлгердек. 

  Кабат очрашулар насыйп булсын! (25.11.-1.12.2024) 

Санкт-Петербургтагы тамашачыларыбыз фикере:

   "Безнең төньяк башкалабыз Санкт-Петербургта татар телендә узучы һәр чара милләттәшләребез өчен олы бер вакыйгага әверелә. Туфан Миннуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрын да көтеп алдык. Классик әсәрләр буенча куелган ике спектакль "Гөргери кызын бирә" һәм "Сүнгән йолдызлар"ны алып килде алар. Беренчесен көлә-көлә, икенчесен елый-елый карадык. Бу спектакльләрне ничә карасаң да шул - көлдерә дә, елата да...
   Тамашачылар арасында күренекле милләттәшләребез, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе буенча Татарстан Республикасының даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов, РСФСРның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Альберт Асадуллин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, скульптор Винера Абдуллина, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Рәшит Гыйләҗев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист, язучы, җәмәгать эшлеклесе Рәхим Теляшов һ.б. күрергә була иде.
  Бер күрешү - үзе бер гомер дип юкка гына әйтмиләр. Очраштык, аралаштык, тагын да күрешергә язсын. Питер татар театры." (https://vk.com/wall-225026431_548)

   "Узган атна очрашуларга бай булды. Туфан Миннуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрын спектакльләрен карадык, милләттәшләребез белән, артистлар белән очраштык. Әллә каян үзенә чакырып тора, җылылык бөркелеп, илһам сибелеп, нур чәчелеп тора бу матур коллективтан. Талантны да һәрберсенә Ходай өеп биргән, җырларга, биергә, дисеңме, күңелләрне өздереп шигырь сөйләргәме... Бер минут эчендә әллә ничә төрле жанрны күрсәтергә дә җиңел генә булдыралар. Ә рольләрне алар уйнамыйлар, тулысынча сәхнә геройларына әйләнеп, шул урында, шул тормышта яшиләр.
   Тамашачыны да шунда алып кереп китәләр шикелле, бер тетрәнде күңел, бер тибрәлде, сокланды, илһамланды, канатланды... 
Бер минут көлсәң, бер стакан авыл каймагы ашаган кебек файдасы була, диләр безнең якта, без күпме каймак ашаганбыздыр инде, рәхәтләнеп көлдек, вакытка карамадык!..  
   Бер мәлне зал тулы тамашачылар, сикереп торып, артистлар белән бергә бии башладылар! Дәрт кабынды күңелләрдә! Ә дәрт булса, дәрман бар бит ул! В. А. Шелгунов исемендәге Мәдәният йорты шаулап торды бу кичне.
   Артистларны үзебезгә дә чакырдык. Безгә Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиев үзе һәм аның белән Физәлия Гыйниятуллина, Гүзәл Шәмәрдәнова, Юрий Павлов килделәр. Беренче минуттан ук, күптән таныш кешеләр кебек аралашу башланды, күп кенә шигырьләр, җырлар яңгырады. Театр турында, милләтебез, туган телебез турында уй-фикерләребезне алыштык. Әлбәттә, күпчелек, ярты гомерен милли сәнгатькә, театрга багышлаган, күпне күргән, күпне кичергә Рөстәм Вәлиәхмәт улын тыңладык. Зур тәҗрибәле, үз эшенең остазы булган кешеләрне тыңлап утыру да зур уңыш минем өчен.

   Чакыруыбызны хөрмәт итеп килүләре, безгә олы бәйрәм бүләк итүләре өчен кадерле кунакларыбызга чиксез рәхмәтлебез.
Кичен, спектакльдән соң, тагын бер матур очрашу булды. Матурлык тудыручы милләттәшебез, сынчы Винера Абдуллина остаханәсендә. “Төкле канатың белән, Былбылым” рельефының авторы Венера. Бу рельефны без иң кадерле кунакларга гына бүләк итәбез. Рөстәм Вәлиәмәт улына да бик шатланып тапшырдым. Санк-Петербург “Былбылы” матур истәлек булыр, дип өметләнәм. Рәхмәт, Винера, чакыруың өчен, шундый мөмкинчелек өчен!

  Былбыл театры артистларына да рәхмәтлемен. Төн чыкканчы план корып, кызлар ризыклар пешереп, өстәл әзерләделәр. Егетләр кунакларның килү-китү ягын карадылар. 
Шундый матур көннәр күбрәк булсын тормышыбызда! Бер очрашу үзе бер гомер! "Былбыл" Санкт-Петербург татар халык театры." (https://vk.com/wall-209215016_1812)

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!