12 ноябрьдә "Гөргөри кызын бирә" спектакле тифлокомментарий белән күрсәтелде. Музыкаль комедияне карарга Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләренең сукырлар җәмгыятеннән килделәр. Спектакльне бик ошатып, яратып карап, зур рәхмәтләрен әйттеләр.
Алдагы тифлокомментарийлы спектакль 20 ноябрьдә 18.30 сәгатьтьтә театрның зур залында була. Начар күрүчеләрне, сукырларны "Әлдермештән Әлмәндәр" моңсу комедиясенә көтеп калабыз. Сезгә һәм озата килүчеләргә спектакль бушлай күрсәтелә. (2024)