logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Новости

В театре первый спектакль 36-го сезона

    25 августта, Туфан абый туган көндә, Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының 36 нчы сезоны ачылган иде.

   Театр бинасында исә яңа сезонның беренче спектакле 9 сентябрьдә уйналды! “Гөргөри кызын бирә” 2013 нче елның декабрендә сәхнәгә менгән иде. Тиздән аңа 11 яшь тулса да, музыкаль комедия тамашачының иң яраткан спектакльләренең  берсе.

   Бу сезон театрга 35 яшь тулуы белән истәлекле булачак!  

   Бәйрәмнең икенче өлешендә тамашачыларны, коллективны театр директоры Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиев сезон ачылу белән тәбрикләде. Яңа сезонга планнар, алда торган гастрольләр, фестивальләр турында әйтеп узды. Ул шулай ук театрның яңа баш режиссер Лилия Фәрит кызы Әхмәтова белән таныштырды.

   Яңа сезон ачылганда, узганына йомгак ясап, тырыш хезмәтләре өчен артистларны бүләкләү күркәм традиция. Бүләкләрне, бәйрәм белән котлап, хөрмәтле кунагыбыз Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Булатов Роман Фәнил улы тапшырды.

   Мәдәният үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән Люзия Чупашева, Алмаз Хөсәенов, Нурсәнә Хөсәенова бүләкләнде.

  Күпьеллык тырыш хезмәтләре һәм мәдәният үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә Раушан Әсәтов, Рафил Зәйнуллин лаек булды.

  Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Түбән Кама татар дәүләт драма театры үсешенә зур өлеш кертүе өчен Туфан Миңнуллин исемендәге театр премиясе белән Татарстанның атказанган артисты Гыйниятуллина Физалия Фаат кызы бүләкләнде.

   Театрыбыз яшәешенә өлеш кертүләре һәм театрның 35 еллыгы уңаеннан хезмәткәрләр дә премияләр белән бүләкләнде.

   Театрыбызның яңа сезоны уңышлы булсын! Барыбыз да исән-сау булыйк! (09.09.2024)

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!