Дәүләт Флагы көне буларак бәйрәм ителүче 22 августта театрга кунакка балалар һәм аларның әти-әниләре килде. Артист Гүзәл Шәмәрдәнова аларга Россия флагы барлыкка килү тарихы, дәүләт флагы төсләренең символик әһәмияте турында сөйләде. Балалар, флаг турындагы белемнәрен ныгытыр өчен, кызыклы уеннар уйнады. Аннары кунакларыбыз өчен театр бинасы буйлап экскурсия үткәрелде. Балалар һәм өлкәннәр тиздән 35 яше тулачак театрыбыз тарихы белән танышты. Бәйрәм белән, дуслар! (22.08.2024)