Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Новости

Казань. В КЦ "Московский" играли драму "Нагима"

  Сегодня 12 декабря, в день 95-летия великого писателя Чингиза Айтматова в культурном центре "Московский" г.Казань играли спектакль "Нагима" по пьесе Ркаиля Зайдуллы. Спектакль посвящается судьбе и жизни Нагимы Айтматовой. Чингиз Айтматов создал много удивительных произведений, посвященных судьбам матерей. Все они пронизаны образом его матери Нагимы, одной из дочерей татарского народа, разбросанного по всему миру.

   Вместе с казанцами наш спектакль посмотрели и почетные гости - заместитель министра культуры РТ Натфуллин Дамир Данилович, руководитель «Национально-культурной автономии кыргызов Республики Татарстан» Мукамбетов Бейшенбек Аскербаевич, заместитель руководителя Исполнительного комитета Всемирного конгресса татар Зиннатуллин Разиль Ринатович, заместитель руководителя Исполнительного комитета Кукморского муниципального района по социальным вопросам Ахметшина Айгуль Масхутовна, литературовед, ученый Фоат Галимуллин, писательница Фаузия Байрамова, поэтесса Ильсияр Иксанова. Мы очень благодарны театралам, которые провели с нами этот вечер! (12.12.2023)

Чыңгыз Айтматовның туган көнендә...
   Минем күптән театрга барганым юк иде, Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апа турында спектакль була, дигәч, бардым. Ркаил Зәйдулланың бу әсәре турында күптән ишеткән идем инде, әмма караганым да, укыганым да булмады. 2014 елның ноябрь аенда Бөтендөнья татар конгрессы Ркаил белән мине Кыргызстанга, Нәгыймә апа турында әсәр язарга җибәргән иде, мин " Ана" китабын, Ркаил Зәйдулла "Нәгыймә" драмасын яздык. Һәм менә Чыңгыз Айтматовның туган көнендә Түбән Кама татар дәүләт драма театры шушы әсәрне Казанга алып килгән, режиссеры - Рөстәм Галиев.
Башта ук шуны әйтергә кирәк, режиссер бу әсәрнең ачкычын дөрес тапкан, ул аны символлар аша ачкан. Айтматов үзе дә бик серле, яшерен символлар, тамгалар белән яза торган автор бит, аңа гади ачкыч белән якын килеп булмый. Ркаил аның әнисе Нәгыймә апа турындагы әсәрен шул югарылыкта язарга, ул образны Айтматовның үз ачкычы белән ачарга тырышкан. Ягъни, ул стандарт, без күреп өйрәнгән Ана образын тудыруны максат итеп куймаган, ә Чыңгыз Айтматовның үз әсәрләрендәге җыелма Ана образын тасвирлаган. "Плаха" ( "Ахырзаман") әсәрендәге Ана бүре - зәңгәр күзле ак бүре дә, " Гасырларга тиң көн"дәге Найман Ана да, " Анам кыры"ндагы Алтынай да Нәгыймә образында чагылыш тапкан. Режиссер авторның бу алымын тагы да көчәйтеп җибәргән, гротеск дәрәҗәсенә күтәргән, Табигать һәм Адәм баласының трагедиясен символлар аша күрсәтә белгән. Һәм ни гаҗәп, халык аны кабул итте, бу бөек фаҗигане тын да алмыйча карады, югыйса, анда бит ярылып яткан сюжет та, стандарт образлар да юк иде!
Әлбәттә, Чыңгыз Айтматовның үз сүзләре сәхнәдән нигездә урысча гына яңгыравы, татар мотивларының азрак булуы мине бераз борчыды, әмма спектакль татар тамашачысын гына күздә тотып куелмаган, дөнья җәмәгатьчелеге өчен куелган, дип уйладым. Бу әсәрне кайда да кызармыйча күрсәтергә була, ул, Айтматовның үзе кебек, дөнья теле - серле символлар теле белән язылган, куелган һәм шулай кабул ителә. Әфәрин, егетләр, әфәрин, Түбән Кама татар театры!
Татарстан Язучылар берлегенең ватсап төркемендә бу спектакльнең " Московский " мәдәният үзәгендә булачагы турында белдерү бар иде, мин үзем шуннан күреп килдем. Белдерүдән күренгәнчә, бу тамашага Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Кыргызстанның Татарстандагы вәкиле, тагы шундый мәртәбәле затлар килергә тиеш иде, берсе дә килмәде. Хәтта Ркаил Зәйдулла үзе дә юк иде! Һәрвакыттагыча, мәдәният министры урынбасары, татар конгрессы рәисе урынбасары, кыргызларның мондагы милли- мәдәни мөхтәрият рәисе ( урысча гына сөйләде) һәм Кукмара районы вәкиле генә килгән иде, алар тамаша башланыр алдыннан сәхнәгә чыгып сүз әйттеләр. Язучылардан Фоат абый Галимуллинны, аның кызы, галимә Әлфия ханымны, Илсөяр Иксанованы гына күрдем. Залда да күбрәк гади халык утырды, татар зыялылары, таныш йөзләр күренмәде... Хәер, 30 градуслы котып салкынында театрга килгән менә шушы гади халык югары сәнгатьне ни дәрәҗәдә аңлавын, кабул итүен, шәхесләребезне ни дәрәҗәдә олылавын күрсәтте, рәхмәт аларга!

Фәүзия Бәйрәмова, язучы, тарих фәннәре кандидаты.
12.12.23. Казан.

Газета "Мәдәни җомга": http://madanizhomga.ru/news/v-respublike/kazanda-kyrgyz-iazucysy-cyngyz-aitmatovnyn-anise-nagyimaga-bagyslangan-spektakl-kursattelar