logo
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге
Түбән Кама татар дәүләт драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Новости

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн

   26 апрель халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Бу көнне ел саен татар шагыйренә багышлап милләттәшләребез төрле чаралар уздыра. Безнең театрыбыз да һәрвакыт бәйрәмдә катнашып килә. Бу елны, Башкортстандагы апрель гастрольләре кысаларында, безгә Уфа "Нур" татар дәүләт театры каршындагы Тукай һәйкәле янында узган шигырь бәйрәмендә катнашырга насыйп булды. Чыгышыбыз бәйрәмнең матур бизәге булды!

Башкортстанда чыгучы "Кызыл таң" гәҗите яза:

Уфа "Нур" татар дәүләт театры каршысында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янына уфалылар, шәһәр кунаклары, бөек шагыйрьнең иҗатын яраткан, хөрмәт иткән кешеләр, студентлар, мәктәп укучылары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, вәкилләре җыелган иде. Шигърият бәйрәмен "Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе, Русия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева ачып, тамашачыларны котлады. Башкортстан Фән һәм мәгариф министырлыгының идарә начальнигы Илдус Каһарманов Габдулла Тукайның иҗаты халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга әлеге көндә дә зур өлеш керткәнен ассызыклады.
Мәйданда шагыйрьләр үз шигырьләрен дә укып ишеттерде. "Нур" театры әзерләгән "Халкым дип янды минем гомерем" әдәби-музыкаль программасында Уфа кунаклары - башкалага гастрольләр белән килгән Татарстанның Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистларының чагу, җырлы-моңлы чыгышы бәйрәмгә ямь өстенә ямь бирде.
Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынгач, бәйрәмгә килүчеләр "Туган тел" җырын башкарды. Аннан соң инде чара "Нур" сәхнәсендә дәвам итте. Анда "Тукай моңнары" фестиваль-конкурсының йомгаклау һәм бүләкләү өлеше узды. Конкурсның оештыручылары әйтүенчә, быел 400дән артык эш кабул иткәннәр. Видеоязмалар Татарстаннан, Ульяновск, Төмән өлкәләреннән, Самара, Магнитогорск шәһәрләреннән килгән. Бүген финалга узган 22 катнашучы сәхнә түрендә сынау узды. Монда Тукай шигырьләре төрле телләрдә яңгырады... Автор:Зөһрә Исламова

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!