Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Новости

Награды в Международный день театра

    Халыкара театр көнендә тырыш хезмәте, профессиональлеге, иҗади уңышлары һәм театрыбыз яшәешенә зур өлешен керткән өчен театрның һәм Мәдәният хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан җөмһүрият комитеты мактау грамоталары белән артистлар Люзия Чупашева, Раушан Әсәтов, Рафил Зәйнуллин,  Динар Терентьев, Тамчыгөл Сәләхова һәм хезмәткәрләр Насыйбуллина Рәзилә, Рамазанова Анфиса бүләкләнде.

    2017 елда театрда, иҗади казанышларга ирешкәннәрне бүләкләү һәм татар халкының күренекле драматургы исемен мәңгеләштерүгә өлеш кертү максатыннан, Т.А.Миңнуллин исемендәге театраль премия булдырылган иде. Кичә бу елгы премия лауреатлары билгеле булды. Алар артист Рафил Зәйнуллин һәм әдәби бүлек мөдире Рәзилә Насыйбуллина.     

    Бүләкләнүчеләрне котлыйбыз, сәламәтлек, иҗади уңышлар, күңел тынычлыгы телибез!