20-23 нче октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль конкурс узды.
Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының яшь артисты Сәләхова Тамчыгөл Шамил кызы «Нәфис сүз» номинациясендә уңышлы чыгыш ясап ЛАУРЕАТ исеменә лаек булды.
Чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар теләп калабыз!