Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Новости

С Юбилеем!

Татарстанның атказанган артисты Сәйфетдинов Наил Шәрипҗан улы 1961 елның 21 сентябрендә Татарстанның Балтач районы Кили авылында туа. Менә инде 20 елдан артык театрыбызда хезмәт куя ул.

 Сез ачык йөзле, гади, тыйнак, итагатьле, кешелекле шәхес, тәҗрибәле остаз. Театрыбыз сәхнәсендә иҗат иткән матур образларыгыз белән тамашачылар күңелендә үз урыныгызны таптыгыз.  Аеруча «Кыз урлау» (М. Кәрим), «Бергенәм Гөлгенәм» (М.Садыкова), «Гөргөри кызын бирә», «Алпамыш алпавыты», «Шулай булды шул» (Т.Миңнуллин), «Бүре каны» (Н. Гыйматдинова), «Яра» (А. һәм М.Гыйләҗевлар), «Тиле яшьлек» (И. Абдуллин), «СыСыСыРда ясалган...нар» (Л.Лерон), «Кадер кичәсе» (Р. Галиев), «Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде...» (Б.Васильев), «Калдырма, әни!» (А.Баймөхәмәтов) спектакльләрендә башкарган рольләрегез Сезне тырыш иҗатчы, сәләтле артист итеп танытты.

 Сез искиткеч җырчы, гармунчы да. Моңлы җырларыгыз, гармундагы уеныгыз аша үз образларыгызның бөтен көчен, җанын һәм характерының тирәнлеген ачасыз.

 Төбәкара, республика, шәһәр фестивальләре, бәйгеләре, нәфис сүз осталары конкурсларында жюри әгъзасы булып теләп хезмәт куясыз.

 Сезгә олы хөрмәтебезне белдереп, ихлас күңелдән иҗади уңышлар, күңел күтәренкелеге, нык сәламәтлек телибез!