Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Новости

День рождения руководителя нашего театра Рустяма Галиева


Театрыбызның җитәкчесе, баш режиссеры, Татарстанның халык артисты, Галиев Рөстәм Вәлиәхмәт улының туган көне! 
Күркәм гомер бәйрәме белән тәбрикләп, аңа иң изге теләкләребезне җиткерәбез! 
Хөрмәтле Галиев Рөстәм Вәлиәхмәт улы!
Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр сезнең күңелегезне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын!
 
Озын булсын сезнең гомерегез, 
Тыныч булсын һәрчак күңелегез. 
Бәхет чишмәләрегез мул аксын, 
Шатлык белән һәр таңыгыз атсын. 
 
Котлап сезне туган көн белән, 
Юлыгызда үссен ак чәчәк. 
Алып килсен сезгә бүгенгесе 
Бәхетле һәм матур киләчәк!
Ихтирам белән театр коллективы!