Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Новости

С юбилеем, Гульнур ханум!

     Татарстан Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе, Туфан Миңнуллин исемендәге театр премиясе лауреаты Галиева Гөлнур Шакир кызы 1966 елның 7 июлендә Татарстанның  Әлки районы Татар Төгәлбай авылында туа.     

    Сез театрыбызның беренче артистларының берсе. Сез тырыш, җаваплы, кешелекле шәхес. Барлык рольләрегезне дә зур иҗади рухлану белән башкарасыз, геройларыгызның эчке дөньясын, кичерешләрен тирән тоясыз. Аеруча «Кызлар кызык итәләр»дә Тәнзилә ,«Кияүле кызлар кияве»ндә Хәдичә, «Алпамыш алпавыты»нда Наилә, «Гөргөри кызын бирә»дә Кәтернә (Т.Миңнуллин), «Бүре каны»нда Миңниса, «Сихерче»дә Сәкинә (Н. Гыйматдинова), «Ярсыз ярлар»да Лиза (Н.Угарин), «Кадер кичәсе»ндә Тудыручы (Р.Галиев) рольләре белән тамашачы күңеленә кердегез.

   Сез күп еллар данлыклы “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсенең алып баручысы, шәһәребезнең “Әллүки” балалар театры  режиссеры булып зур хезмәт куйдыгыз.

   Сезгә олы хөрмәтебезне белдереп, озын сәхнә гомере, нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел көрлеге, бәрәкәтле гомер телибез!

   Якыннарыгыз янәшәсендә хәерле озын гомер кичерергә язсын!