29 майда театрның зур залында театрыбызны нигезләүче, аның сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты, “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины" Галиев Рөстәм Вәлиәхмәт улының “Күңел түремә чакырам...” дип исемләнгән иҗат кичәсе үтте. Ул үз куллары, үз көче белән театр булдырган, аны үстергән шәхес, милли гамьле иҗатчы. Ул куйган спектакльләр тамашачыга рухи ләззәт, матурлык бирә. Хөрмәтле режиссерның күңел түренә кунакка килүчеләр арасында язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, татар театрларыннан режиссерлар, артистлар, курсташлары, Норлаттан якташлары, туганнары бар иде. Аларның матур теләкләре белән үрелеп барган иҗат кичәсе бик җылы, мәгънәле, гыйбрәтле булып үтте.