Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Новости

С юбилеем, Альберт Хамзиевич!

       Татарстанның атказанган артисты Ибрагимов Альберт Хәмзә улы 1961 елның 6 маенда Башкортстанның Авыргазы районы Мостафа авылында туа. Менә инде 20 елдан артык театрыбызда хезмәт итә ул.
      Сез максатчан, һәркем белән уртак тел таба белүче, кешелекле шәхес. Сәхнәдә иҗат иткән матур образларыгыз белән тамашачылар күңеленә кергән  тырыш, сәләтле артист. Аеруча «Кыз урлау»  (М. Кәрим), «Бергенәм Гөлгенәм» (М.Садыкова),  «Мәдинәм - гөлкәем», «Алпамыш алпавыты»  (Т.Миңнуллин), «Бүре каны», «Сихерче» (Н. Гыйматдинова), «Яра» (А. һәм М.Гыйләҗевлар), «СыСыСыРда ясалган...нар» (Л.Лерон), «Калдырма, әни!» (А.Баймөхәмәтов) спектакльләрендә башкарган рольләрегез Сезне эзләнүчән иҗатчы, үзенчәлекле артист итеп танытты.
     Театрның профсоюз комитеты рәисе кебек җаваплы эшне дә күп еллар тырышып башкарасыз. Шәһәрнең профсоюз комитетлары арасында лаеклы абруй һәм хөрмәт казандыгыз. Сез әле балаларда театр сәнгатенә мәхәббәт уятучы эзләнүчән, тырыш педагог та. Төбәкара, республика, шәһәр фестивальләре, бәйгеләре, нәфис сүз осталары конкурсларында теләп хезмәт куючы компетентлы жюри әгъзасы да.
    Сезгә олы хөрмәтебезне белдереп, иҗатыгызда зур уңышлар, күңел күтәренкелеге, яңа фикерләр, яңа мөмкинлекләр һәм сәламәтлек телибез!
   Якыннарыгыз янәшәсендә бәрәкәтле озын гомер кичерергә язсын!