logo
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге
Түбән Кама татар дәүләт драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Новости

«Россиянең кече шәһәрләре театрлары - 2021»

2021 елда Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында «Бердәм Россия» партиясенең «Россиянең кече шәһәрләре театрлары» федераль проекты ярдәмендә 2 спектакль дөнья күрәчәк. Алар Сәгыйть Рәмиевның шул исемдәге шигыре буенча куелачак «Таң вакыты» поэтик драмасы һәм Рөстәм Галиевның Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновка багышланган «Ияләр» драма-эссесы.

Хәзер «Таң вакыты» спектакленең репетицияләре бара. Спектакльнең режиссеры Туфан Имаметдинов, рәссамы Лилия Имаметдинова, сәхнә хәрәкәтләрен Марсель Нуриев куя.

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!