Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Новости

Юбилеегыз белән, хөрмәтле Фарил абый!

Татарстанның атказанган артисты Вафиев Фарил Фәиз улы 1961 елның 24 гыйнварында Пермь өлкәсе Октябрь районы Ишим авылында дөньяга килгән. Ул Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының беренче артистларының берсе. Театр ачылганнан алып бүгенге көнгә кадәр, менә инде 30 елдан артык театрда хезмәт итә. Сез сабыр, һәркем белән уртак тел таба белүче, тырыш артист. Илһамланып иҗат итеп, тамашачы йөрәгендә калырдай образлар тудырдыгыз. Аеруча «Кыз урлау», «Ай тотылган төндә» (М. Кәрим), «Җир уллары трагедиясе» (Һ. Такташ), (М.Кәрим), «Бүре каны” (Н. Гыйматдинова), «Яра» (А. һәм М.Гыйләҗевлар), «Кадер кичәсе» (Р.Галиев), «Әлдермештән Әлмәндәр» (Т. Миңнуллин), «Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде...» (Б.Васильев), «Калдырма, әни!» (А.Баймөхәмәтов) спектакльләрендә башкарган рольләрегез Сезне эзләнүчән иҗатчы, үзенчәлекле, сәләтле артист итеп танытты.
Алга таба да театр сөючеләрне сокландырып, сөендереп яшәргә язсын. Сезгә олы хөрмәтебезне белдереп, озын сәхнә гомере, нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел көрлеге телибез! Якыннарыгыз янында бәрәкәтле озын гомер кичерегез!