Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Новости

Творческая встреча в театре

   10 гыйнварда театрда балалар өчен Разил Вәлиевның “Шомбай маҗаралары” күрсәтелде. Спектакльгә килгән кечкенә дусларыбыз, аларның әти-әниләре, тамаша башланганчы, театр белән танышып йөрде. Театрыбызның артисты Альбина Әгъләмова аларны театр тарихы, бүгенгесе белән таныштырды. Балалар костюмернаяга кереп, спектакльләр өчен тегелгән костюмнарны күрделәр, ә грим салу буенча мастер-классны аеруча ошаттылар. Артист Юрий Павлов грим салу осталыгы белән уртаклашты. Татарча аңламаган балалар өчен әкият рус теленә синхрон тәрҗемә ителде. Кышкы ялларның соңгы көне менә шулай эчтәлекле, кызыклы үтте!