Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Новости

Начались новогодние представления!

   Бүген, 24 декабрьдә театрыбызда Яңа ел тамашалары башланды! Кыш бабай, Кар кызы, Акбай, Шүрәле, Су анасы, узып баручы ел символы Тычкан, киләсе ел хуҗасы Үгез һәм башка бик күп әкият геройлары белән нәни тамашачыларыбыз бәйрәм рухына чумды, җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.

     Сез белә идегезме, бер елда 12 ай булган кебек Кыш Бабайның да 12 тылсымлы тәңкәсе бар икән.Ул аларны ел саен серле сандыгыннан чыгарып тарата, тәңкәләрнең кайда икәнен берәү дә белми. Шуларны табып, Кыш Бабайның сандыгына алып килеп салсаң, бөтен теләкләр дә чынга аша. Ә ничек аларны табарга, ансын бүген чыршы бәйрәменә килгән балалар белеп китте. Бәйрәмгә килсәгез, сез дә белерсез!

    Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, быел Яңа ел тамашалары фойеда түгел, ә театрның зур залында уза. Балалар тамашада үз урыннарында утырып катнаша. Медицина битлекләре киеп килү мәҗбүри! Иң шәп, креатив медицина битлегенә бәйге дә булды, җиңүчеләргә Кыш бабай бүләк бирде!

      Чыршы бәйрәмнәре декабрьдә генә түгел, гыйнвар аенда да дәвам итәчәк: 3,7 гыйнварда  (башлану вакыты: 11.00) театрда көтеп калабыз сезне, дуслар! Фотода сез шул конкурста җиңгән балаларны күрәсез! Ничек тырышып бизәгәннәр алар маскаларын!

       Белешмәләр өчен телефон: 8 987 265 78 76