Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Новости

Последний спектакль этого года - “Свахи”

    Кичә, 20 декабрь көнне, театрның зур залында бу елның соңгы спектакле  Туфан абыйның махсус безнең театр өчен язган пьесасы буенча куелган “Гөргөри кызын бирә” гөрләп үтте. Спектакль тәмамлангач, сәхнәгә театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев күтәрелде. Ул тамашачыларны якынлашып килүче бәйрәмнәр – татар театрының туган көне, яңа ел белән тәбрикләде. Театрыбыз үсешенә зур өлешләрен керткән, иҗади уңышларга ирешкән артистларга, хезмәткәрләргә мактау грамоталары, дипломнар тапшырды, Туфан Миңнуллин исемендәге премия лауреатларын, юбилярларны котлады.

    Кадерле тамашачыларыбыз! 24 декабрьдән “Тылсымлы тәңкәләр. Remake” дигән Яңа ел тамашалары башлана. Алар гыйнвар аенда да дәвам итәчәк. Декабрьдә күрми калсагыз, 3 һәм 7 гыйнварда (11.00) килеп карый аласыз. Ялларыгызны тагын да матуррак итү өчен 5 – 10 гыйнварда олыларга да спектакльләр куябыз. Рәхим итегез!