Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Новости

Поздравляем с юбилеем!

Бүген Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театының баш рәссамы Булат Вакыйф улы Насиховның күркәм юбилее! Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Булат Вакыйф улына 2 ноябрьдә 60 яшь тула!

Булат Вакыйф улы талантлы, зәвыклы, үзенә һәм башкаларга бик таләпчән, югары эрудицияле иҗади шәхес.

Булат Насихов Казан сәнгать училищесында, аннары Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтында белем алган. Безнең театрдагы иҗат дәверендә ул утыздан артык спектакльнең сәхнә бизәлешен тәэмин итте. Шулар арасында Һади Такташның “Җир уллары трагедиясе”, Аяз Гыйләҗевның “Яра”, Туфан Миңнуллинның “Яшьлек белән очрашу”, “Шулай булды шул”, “Алпамыш алпавыты”, “Нәзер”, “Гөргөри кызын бирә”, Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә”, Разил Вәлиевның “Әйдә барыйк, кызлар карыйк”, Ләбиб Леронның “СыСыСыРда ясалган...нар”, Нәбирә Гыйматдинованың “Бүре каны”, “Сихерче”, Анатолий Ивановның “Гөнаһлы мәхәббәт өрәге”, Чыңгыз Айтматовның “Анам кыры”, Рөстәм Галиевның “Кадер кичәсе”, Александр Островскийның “Бирнәсез кыз” һәм башка бик күп спектакльләр бар. Алар барысы да тамашачының мәхәббәтен яулады, театр белгечләренең һәм тәнкыйтьчеләренең югары бәясенә лаек булды. Бу уңышларда сәхнәдә чагу күренешләр тудырган рәссамның өлеше бик зур!

Хөрмәтле Булат Вакыйф улы! Сезгә матур юбилеегыз уңаеннан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сау-сәламәт булыгыз, якыннарыгыз янында хәерле озын гомер кичерегез. Иҗатыгызда яңадан-яңа уңышлар насыйп булсын!