Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Новости

Поздравляем с юбилеем!

   Бүген,18 сентябрь көнне театрыбызның әдәби бүлек мөдире Насыйбуллина Рәзилә Нәсимовнаның гомер бәйрәме.

   Хөрмәтле Рәзилә Нәсимовна! Сезне театр коллективы  исеменнән  юбилеегыз белән тәбрикләргә рөхсәт итегез! Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, сез барлык туганнарыгызны сөендергәнсез! Бүген дә сез, кадерле кешебез, үзегезнең тирә-ягыгыздагы кешеләргә шатлык өләшәсез, олысына да, кечесенә дә сез кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә сез олы ихтирам казангансыз.
Алдагы гомер юлларыгызда шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф, туган-тумачаларыгыз һәм театр коллективы белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сезгә, сөекле һәм сөйкемле кешебез!
Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән театр коллективы.