Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Новости

Поэту татарской сцены 60 лет!

       27 нче август көнне Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе,  Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе, Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиевка 60 яшь тула.

    Гомеренең нәкъ яртысы Түбән Кама шәһәрендә үз куллары, үз көче белән театрга булдыруга, аны үстерүгә, олы эшенең нәтиҗәсен күреп, җимешләрен татуга киткән.

    Рөстәм Галиев  - бөек татар режиссеры Марсель Сәлимҗановның шәкерте, театрның асылына төшенгән, аның җанын аңлап аңа үз җаны белән береккән, рухын тойган, туры сүзле, сабыр, милли гамьле кеше. Ул куйган спектакльләр тамашачыга рухи ләззәт, матурлык бирә, чөнки алар милли рух, милли аһәң, милли аң белән сугарылган. Сәнгать кануннарыннан чигенмәгән хәлдә, татар телен саклау һәм аның үсешенә өлеш кертү театрның һәрвакыт күз уңында.

    Ул  нык кул белән язылган теләсә кайсы әсәрне сәхнәләштерерлек көч-дәрманы, җегәре, белеме, таланты җитәрлек режиссер, эшлекле, тынгысыз, таләпчән, сүз сөйләү түгел, эш кирәк икәнен яхшы аңлаган директор. Артист аның өчен ихтирамга  лаек шәхес,  ул аңардан матур сыйфатлар  гына эзли,  уртак тел табарга тырыша, аның өчен җан атып тора.

    Хөрмәтле Рөстәм Вәлиәхмәт улы! Сезне олы юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Тормышыгызның, иҗатыгызның һәр мизгеле куаныч, канәгатьлек хисе китерсен. Якын кешеләрегез, дусларыгыз, туганнарыгыз янәшәсендә сәламәтлектә бәхетле озын гомер кичерегез!