Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Новости

25 августа - День рождения Туфана Миннуллина

   25 август күренекле драматург Туфан Миңнуллинның туган көне. Әгәр исән булса, аңа быел 85 яшь тулган булыр иде.  Инде вафатына да 8 елдан артык вакыт агып үтте. Туфан Миңнуллин белән театр шәхси һәм иҗадый дуслык эчендә яшәде. Шул дуслыкның җимеше булып уннан артык спектакле сәхнәгә куелды. Шуларның барсы да,  куелуына ничә еллар үтүгә карамастан, һаман сәхнәбез түрендә. Алар безнең сәхнәгә озакка дип менәләр. Тамашачы мәхәббәтенә кумелеп озын-озак яшиләр.

      Туфан абыйны искә алып, театрның сайтында, Ютуб-каналында, ВКда, Инстаграмда театрыбыз артистлары сезне Т.Миңнуллин иҗаты белән таныштырыр. Аның робагыйларын, шигырьләрен тыңларсыз, аның сүзләренә язылган җырлар, пьесалары буенча куелган спектакльләрдән өзекләр, фотолар карарсыз, Туфан абый  белән төшкән фотографияләрне күрерсез.

     Якынлашып килүче Туфан көне белән, дуслар!