Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Новости

Театральный Сабантуй 2010 год.

  26нчы июнь көнне театрыбыз Питрәч районында уздырылган театраль Сабантуйга баш режиссер Рөстәм Галиев һәм профсоюз комитеты рәисе Альберт Ибраһимов җитәкчелегендә, өр-яңа, аккош кебек ап-ак автобуста барды. Кояшның 40 градуска җитеп кыздыруына карамастан, артистларыбыз һәрбер ярышта катнашып, бик күп бүләкләр алып кайттылар.
    Артист Юрий Павлов татарча милли көрәштә (60 кг кадәр авырлыкта) 
I урын яулады.
    Артист Люзия Чупашева хатын-кызлар арасында уздырылган кул көрәшендә (армрестлинг) II урынны алды.
    Катыктан акча эзләү, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү, көянтә белән йөгерү ярышларында Раушан Асатов, Рафил Зәйнуллин, Фарил Вафиев, Тәслия Копылова, Илсөяр Галиева, Наил Сәйфетдинов, Алиса Халиуллина, Фирая Насыйбуллина, Тәнзилә Галимова, Рәмзия Гобәйдуллина, Илнар Гыймаев, Ләйсән Әшрәфҗанова,  Гөлназ Шандырова, Эдуард Антипов, Чулпан Хайруллина җиңүче булдылар.
    Питрәчнең мәгърур нарат урманнарын җырчыларыбыз Рәис Галиев һәм Раушан Асатовның моңлы җырлары яңгыратты.
    Хәлдән таеп, җиңү яулаган сабантуйчыларны "пешекчеләребез" Наилә Галиева, Гөлнур Галиева, Рәмзия Галиуллина, Хәнифә Калимуллина саф һавада әзерләгән тәмле ризыклары белән көтеп тордылар.
    Сабантуйның кабатланмас мизгелләрен фотосүрәткә Айгөл Хәмитова һәм Рәзилә Насыйбуллина армый-талмый көне буе төшерделәр.
    Хөрмәтле шоферларыбыз Нуретдин Фәрзиев һәм Фаил Дәүләтшинга коллективны исән-сау йөртеп алып кайткан өчен бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез.