Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Новости

80 летие Т.А.Миннуллина

Бүген 25 август көнне бөек татар драматургы,  публицист, жәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы, Татарстан һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе  Туфан Абдулла улы Миннуллинга 80 яшь тулган булыр иде.

Аның исемен йөртүче театр буларак, без шушы зур юбилей чараларында катнашачакбыз. Труппа бу көннәрдә драматургның туган ягы Кама Тамагында гастрольләрдә йөри. Олы Мәрәтхуҗа, Кыртапа, Олы Кариле авыллары, Кама Тамагы бистәсе халкына “Гөргөри кызын бирә” комедиясен күрсәтә.

Сентябрь аенда булачак Апаска гастрольләр дә Туфан Миннуллинның тууына 80 ел тулуга багышланачак.

    Октябрьдә Казанда шушы юбилейга багышланган Туфан Миңнуллин спектакльләреннән торган декада үтәчәк. Анда Татарстан, Башкорстан, Казахстан, Марий Эл, Оренбург театрлары катнаша. Без анда “Шулай булды шул” комедиясен алып барабыз.

     Шулай ук октябрь аенда Уфада Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында Туфан аганы искә алу кичәсе була. Татарстаннан безнең театр һәм Камал театры бу кичәгә чакыру алдык.

Үзебезнең театрда булачак чаралар.

 Октябрьдә “Туфан Туфан инде ул” дип аталган әдәби-музыкаль кичә булачак. Республикабыз язучылары, шагыйрьләре, театр әһелләре катнашачак бу кичәдә шул исемдәге киноны тәкъдим итү дә булачак.

       Ноябрь аенда театрда Туфан Миңнуллин әсәрләреннән торган спектакльтәр декадасы узачак. Театрда 25 ел элек иң беренче уйналган спектакль “Кызлар кызык итәләр” була. Бу елда спектакль кабат торгызылачак.  Декада нәкъ менә шул спектакль белән ачылачак.

      Тагын бер сөенечле хәбәребез: тиздән театрыбызга Туфан аганың бюсты куелачак. Бу турыда сүз театрга аның исеме бирелгәннән бирле бара иде. Менә ниһаять, ул тормышка ашачак.

3, 4, 5 сентябрьдә Т.Миңнуллинның “Шулай булды шул” комедиясе белән үзебезнең районда чыгыш ясыйбыз.

3 – Түбән Чаллыда

4 – Тобада

5 – Ташлыкта.

Спектакльләребезгә көтеп калабыз!