Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

В газете "Туган як" о Нурсане Салахове и Алмазе Хусаинове (2014 г.)

Сәхнәдә нурдай балкыр өчен

    Түбән Кама татар дәүләт драма театры коллективына быел талантлы ике яшь артист килде. Алар - Казан тетар училищесын тәмамлаган  Нурсәнә Сәләхова һәм Алмаз Хөсәенов.

  Алмаз чыгышы белән Әлки районы Яңа Салман авылыннан. Мәктәптә укыганда ук актив егетне авылдашлары бары тик артист итеп кенә күрә. Авылда һәм районда оештырылган бер генә чарадан да читтә калмаган егет үзе дә киләчәген мәктәпне тәмамлауга театр училищесына укырга керүне максат итеп куя. Алмаз авыл егете булса да нечкә күңелле, хыялый булып үсә. Юкка кешене рәнҗетүдән, авыр сүз әйтүдән, кешенең хәтерен калдырудан курка. Әнисе Лилия авылның иң оста биючесе, улы да аңардан калышмый, җырлый, бии.  Апасы Альбина балалар бакчасында тәрбияче. Сабыйлар күңеленә яхшылык, игелек орлыклары чәчүче.

  Алмаз унынчы классны тәмамлауга, башкалабыз – Казанга театр училищесына документларын тапшыра.  Имтихан тапшырганда Укулар авыр булса да, кызык, мавыктыргыч була. Уку йортын уңышлы тәмамлаган яшьләр арасында берничә театрга китү мөмкинлеге булса да, алар  Түбән Кама театрын сайлыйлар. Алмаз үзенең бу карарын кечкенәдән үк Түбән Каманы яратуын, безнең шәһәрнең матур, уңайлы икәнен әйтеп узды.

   21 яшьлек Алмазның киләчәккә хыяллары зурдан. Сәхнәдә халык яратып карардай образлар тудыру, ныклап аякка басу.  Сүз иярә, сүз чыгып егетткә нинди кызлар ошавын да кызыксындым. Озын буйлы, чибәр, гел елмаеп торган егет күп кызларга ошыйдыр да, ә егетнең күңеле кемгә тартыла икән соң? Алмаз әле өйләнергә исәбе юклыгын, ә өйләнгәндә акыллы, мөлаем татар кызына өстенлек бирәчәге турында әйткәч, аналарча җилкәсеннән сөясе килеп китте. Вәт, маладис ичмаса!  Менә дигән төпле татар егете!

   Артистларыбызның икенчесе – Казан кызы Нурсәнә. Шәһәр кызы булса да, Нурсәнә татарча бик чиста сөйләшә. Үзенә сораулы карашны күргәч, гаиләдә гел татарча сөйләшүләрен, әнисе Сицилия, сеңлесе Аниянең дә татар телен камил белүләрен әйтеп ките.

    Библиотека мөдире булып эшләгән әнисе кызына төпле белем алырга үгетли. Күңеленең түрендә артист булу хыялы дөрләсә дә, әнисенең сүзен аяк астына салып таптамый кыз, Казанда  педколледжга укырга керә. Укытучы, артист кебек инде, балалар алдында әллә кемнәр булып уйнарга туры килә аңа. Ә Нурсәнәне талант читләтеп үтмәгән. Шунлыктан  ул студент елларында ук инде бар чараларда актив катнашучы «йолдыз» була. Кыз матур, җырлый, баянда, курайда уйный! Педколледжны тәмамлагач, әнисенә тагын бер кат артист булу теләге хакында сүз кузгата кыз. Әнисе Нурсәнәнең теләге төпле, адымнары ышанычлы икәнен күңеле белән сизенеп, кызына фатихасын бирә. Иңенә канатлар үскән кыз театр училищесына укырга керә. Остазлары Раушания Ибрагимова, Рәүф Нуриев, Ришат Хаҗиәхмәтов кызның таянычы, ышанычлы киңәшчеләре була. Сөйләшә торгач, кызның да киләчәк хыялларына кереп киттек. Кыз үзен сәхнәдә, җырлы-биюле рольләрдә күрә. “Ә ирең синең артист булуыңа каршы килсә?” дигән соравыма Нурсәнә “Ул чагында мин театрны сайлармын инде” дип әйтеп куйды.

     Яшьләр Түбән Кама театры коллективына тиз ияләнәләр. Артистларның үзара дус-тату яшәүләренә, яхшы коллективка туры килүләрен дә яшермәделәр. Хәзер алар тырышып-тырышып роль өйрәнүдә. Озакламый сәхнәгә куелачак “Беренче мәхәббәт” (Хәй Вахит) төп рольләрне ышанып тапшырганнар үзләренә. Исән-сау булсак, озакламый яңа премьера карау насыйп булыр әле. Буш вакытлары калса шәһәр белән танышалар, белемнәрен күтәрү өстендә эшлиләр.

     Ә без, үз чиратыбызда Нурсәнә белән Алмазга иҗади уңышлар, тамашачы мәхәбәтен яулауларын теләп калабыз. Кем белә, бәлки озак та үтмәс татар театры күгендә тагын ике якты йолдыз балкыр.

Илһамия ГАФФАРОВА.