“Мин күпкырлы асылташ”
Хөсәенов Алмаз Минсәгыйрь улы 1993 елның 30 нчы августында Татарстанның Әлки районы Яңа Салман авылында туган егет. 2014 елда Казан театр училищесын тәмамлаган Алмаз Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрына артист булып кайта. Дистә елдан артык хезмәт юлында ул инде шактый танылган, үз исемен булдырган артист.
Татарстан Республикасы хөкүмәтенең иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләренә ярдәм итү йөзеннән бирелә торган Гранты, С.Рәмиевның "Таң вакыты" спектаклендә Сәгыйть Рәмиев роле өчен «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе һәм фестивалендә «Иң яхшы ир-ат роле» номинанты, шушы ук роль өчен «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегеннән «Тантана - 2022» театраль премиясенең махсус бүләге, "Тантана - 2019" театраль конкурс-премия кысаларында Туфан Миңнуллинның «Əлдермештəн Əлмəндəр» спектаклендə Əҗəл роле өчен «Сəхнə» журналының махсус бүләге иясе. Эзләнүчән, тырыш, күпкырлы талант иясе Алмаз – бүген “Сәхнә” журналы түрендә.
- Алмаз, мине иң беренче чиратта сине Казан театр училищесына китергән юллар кызыксындыра - балачактан ук театрга мөкиббән егет идеңме, әллә инде нинди дә булса актер иҗаты җәлеп итеп, театр дөньясына тартылу булдымы?
- Мин авыл баласы, безнең авыл - Яңа Салманга театрның килгәне булмады, театрны мин зәңгәр экраннарда гына күреп белдем. Әмма аларны да сирәк күрсәтәләр иде әле. Кая инде без үскән чорда башкалага театр карарга йөрүләр. Кечкенәдән биергә яраттым, әбием мәктәптә узучы чараларга мине әзерләп, кызыл тасмалар тагып җибәрә иде. Әнием дә бик матур бии иде. Ул миңа магнитофонда көй кушып, бию элементлары күрсәтә. Шулай итеп миңа биюче Алмаз дигән кушамат тактылар. Бию түгәрәкләре дә юк бит инде - бары тик күңел халәте буенча гына өйрәнеп бию. Аннан мин бик ашарга пешерергә ярата идем, әти-әни гел эштә булгач, йорт эшләре апам Альбина белән икебезгә кала иде. Нинди генә ризыклар пешерми идем мин! Кечкенә чакта әнием бик тә теш табибы булуымны теләгән иде, әмма минем теш табибы буласым килмәде. Шуңа мин ул һөнәргә борылып та карамадым. Хәтерлим, 11 сыйныфта Казандагы туган апаларга яңа ел каршы алырга килдем. Шунда бер егет үзе укыган театр училищесы турында сөйләде. Мин аның сөйләвеннән үк ул дөньяга гашыйк булдым, башаяк сәнгатькә тартылдым. Аның белән әлеге уку йортына барып килү тулаем эчке халәтемне тузгытып ташлады – анда аерым бер җиһан иде: кемдер кычкырып шигырь укый, кемдер ниндидер этюд күрсәтә, кемдер өзек кабатлый... Авылга кайткач та әлеге хис мине озак җибәрмәде.
- Уку елларына күчеп беткәнче, кечкенә-шук Алмазның бер булса да балачак хатирәсенә тукталыйк әле.
- Кечкенә чакта минем белән кызык хәл булган ул! Аны әлегә кадәр туганнар миңа сөйләп, искә төшереп тора (рәхәтләнеп көлә). Без төп йорт булгач, дәү әниләргә бөтен туганнар бала-чагалары белән кайта иде. Мин төпчек онык, бөтен кеше кулдан-кулга йөртеп мине ярата. Шул өч яшьләр тирәсе вакытым, туганнар кайткан чак, мин юкка чыкканмын. Бу вакытта абыйлар су коенырга киткәннәр, кечкенә булгач, мине алмаганнар. Апалар күрше авыл кибетенә китәргә җыенган, көзге каршысында күлмәк сайлап бөтерелгәннәрен хәтерлим. Мин озак уйлап тормаганмын инде, шул апалар киеп-салып караган күлмәкләр арасыннан бер кечерәген – зәңгәр төстәгесен тотып кигәнмен дә, сары резин итекләремне киеп, үземә күрә, баш күтәреп, күрше авылга төшеп киткәнмен. Безнең ике авылны олы юл аерып тора – Болгар ягына илтүче ул юлдан чаж-чож машиналар узыша, Камазлар юл тулы. Күрше авылның иң беренче йортында – әнинең апалары яши иде. Мин шуларның капка төпләренә җиткәнмен дә, капка төбенә сузылып ятып, койма ярыгы аша ишегалдында кер юган туганнарымны күзәтеп ятканмын. Бу вакытта минем юкка чыкканымны белеп алган әти-әнием, туганнарым дөнья бетереп, мине эзләргә керешкән. Иң авыры әнигә булгандыр инде – ул мине кош-кортлар коена торган җирдә батып үлгән, дип борчылып беткән. Абыйлар су коенырга киткән күл тирәсеннән дә эзләгәннәр, аннан инде күрше авылга киткәннәр. Мине рәхәтләнеп тәгәрәп ятып, койма ярыгыннан ишегалды күзәтеп ятканымны күрүгә кирәгемне бирделәр инде! Туган апамның лачт-лочт битемә китереп сукканнарын да хәтерлим – кинолардагыча булды ул (көлә). Аннан мине берчак каз талады. Тагын шул күл тирәсе инде. Ябышты гына бит бер юньсезе! Эштән кайты барган әти, Камазын да сүндерергә онытып, сикереп төшеп, каздан аерып алды мине... Әтием күп еллар Камазда хезмәт куйды, әнием фермада эшләде минем. Быел инде әтинең якты дөньядан китүенә 20 елдан артык вакыт үткән, әти бик юксындыра, тормышта әтидән генә сорый торган киңәшләр бар...
- Бик иртә киткән икән якының, артист булганыңны күрергә өлгермәгән икән.
- Әти миңа 12 яшь вакытта китте. Кечкенә вакытта кунаклар гел биетә иде ич инде мине, туганнар: “Кем булыр икән инде безнең Алмаз?” – дип сораганда әти: “Артист инде ул, артист”, - дия торган булган. Ходайның “Амин” сәгатенә туры килгәндер – әтинең малае артист булды да. Ә менә зур сәхнәләремдә уйнаган рольләремне әти күрергә өлгермәде, кызганыч. Әнинең исә бик тә теш табибы итәсе килде – улым, үсеп җит тә, теш табибы булырсың, безне дәваларсың, диде. Әмма мин үзем хәзер дә теш табибларыннан куркам, кая инде миннән теш табибы? (Көлешәбез).
- Теш табиблыгына булмаса да, театр училищесы дип килгән Алмазны ничек башкаланың сәнгать тормышы үзенә алып калмаган әле...
- Укырга кереп, Казанда укый башлагач, мин башкаланы бик яраттым. Әмма язмыш мине башка шәһәргә алып китте, һәм ул бик дөрес карар булып чыкты. Түбән Кама театры минем икенче өемә, кадерле шәһәремә әверелде. Үземне һәм иҗатымны безнең Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрыннан башка күз алдыма да китерә алмыйм.
- Театр нәрсә соң ул, Алмаз? Актер булып өлгерү өчен нинди дә булса шартлар кирәкме?
- Театр минем өчен зур бер галәм. Анда ялтырап кояш та чыга, давыллап күкрәп яңгыр да яварга керешә, таң атып, кояш та байый, таң чыгында сахраларга каршы яланаяк та йөгерәсең, шул арада җил-давыл да чыга, томан да төшә... Кыскасы, театр үзе бер тулы канлы тормыш ул. Актер булып өлгерер өчен шактый алшарт кирәк. Беренчедән, син иң беренче чиратта эчке дөньяңда үсеп, өлгереп җитәргә тиеш, эчке дөньяң бай булу зарур. Һәрдаим эзләнүдә, өйрәнүдә булырга кирәк, бөтен театр репертуарлары белән, гомумән, сәнгать дөньясы белән таныш булуың зарур. Китаплар уку, һәр яктан үсешкә омтылу, яңалыкка ачык булу мөһим. Менә, мисалга, шушы араларда гына мин, Аллага шөкер, Казан федераль университетының татар филологиясе кафедрасын тәмамладым. Әлеге уку елларында мин китапның нинди зур көчкә ия булуын аңладым, китапка гашыйк булдым. Нәрсә генә эшләсәң дә, тормышыңның нинди баскычында булсаң да, китап синең күңел халәтендәге каршылыкларны җиңә алырга сәләтле, сиңа ярдәм кулы сузучы. Шуңа китап минем өчен өскә күтәрелергә ярдәм итүче баскыч ул.
- Сиңа уңыш гел елмаеп торамы? Рольләргә кытлык кичергәнең, күңел төшенкелегенә бирелгәнең бармы?
- Мин уңыш кешесе дип әйтә алмыйм. Ирешкән уңышларым – күп көч куелган хезмәт ул. Гел җай, минем дигәнчә бара, дип әйтә алмыйм. Артист һөнәре шундый бит инде ул - кайбер сезонда бер роль эшләмәгән чаклар да була, ул вакытларда күңел төшенкелеге дә ишек шакый башлый. Ләкин мин бер урында гына таптана торган кеше түгел – шундук башка проектлар карый башлыйм, эзләнәм, башка иҗади чараларда актив катнашам, читтә дә үземә урын таба алам.
- Сәхнә, гастрольләр, сәнгать дөньясы туйдырмыймы, артистка дөнья көтү ансатмы?
- Сәхнә берничек тә туйдыра алмый, ул һәрвакыт җитми торган нәрсә! Еллар узган саен аңа күбрәк тә ашкынасың. Ә менә гаиләгә вакыт табу кыенрак – тормыш ыгы-зыгысында гаилә икенче урынга калдырылып килә. Мин улым Марсель белән вакытны күбрәк уздырыр идем, без аның белән волейбол-футбол уйнарга яратабыз, тимераяк- чаңгыда шуарга, гомумән, бергәләп уйнарга яратабыз. Менә әлеге гади тормыш кыйммәтләренә вакыт табу ансат түгел. А актерга тормыш көтү... Актерга бервакытта да дөнья көтү бик ансат түгел.
- Һәр актерның үз режиссёры бар, дигән белән килешәсеңме? Синең үз режиссёрың бармы?
- Әлбәттә. Үз режиссёрың булу кирәк. Актер үз режиссёрына мөкиббән китәргә тиеш, 100 процент ышаныч белән, аның артыннан бер сукмактан атларга тиеш. Андый режиссёр белән эшләгәнем бар, ул - Туфан Имаметдинов. Без Туфан белән бер генә спектакль чыгарсак та, ул минем өчен зур кеше, зур шәхес, ул минем тормышымда зур роль уйнаган кеше.
- Яраткан роль дигәндә, кайсыларын атар идең, Алмаз?
- Әле генә телгә алган Туфан Имаметдинов чыгарган Сәгыйть Рәмиев әсәре буенча куелган - “Таң вакыты”. Әлеге спектакль минем тормышымны 100 процентка үзгәртте. Иң яраткан ролем дә әлеге спектакль белән бәйле – Сәгыйть Рәмиев образы минем үземне дә төрле яклап үстерде. Туфан мине актёр буларак әлеге рольдә төрле яклап ачты. Шушы роль миңа төрле бәйгеләрдә күп кенә җиңүләр дә алып килде.
- Актер буларак ачылып беттем, дип саныйсыңмы? Син нинди актер?
- Актер үзен гел яңа яктан ачып торырга, һәрдаим эзләнештә һәм үсештә булырга тиеш. Мин әле ачылып бетмәдем. Исемем җисемемә туры килеп торадыр, асылташ буларак – Алмаз күп кырлы, төрле яктан төрлечә балкырга сәләтле. Ә бу сорауга төгәл итеп 75 яшьлек юбилеемда җавап бирермен дип уйлыйм.
- Мәхәббәт нәрсә ул? Ихлас тирән хисләр кичердеңме әле, гомерлек мәхәббәтеңне очраттыңмы? Һәм, гомумән, гомерлек мәхәббәт бармы ул?
- Мәхәббәтне аңлатып бетереп булмыйдыр ул. Ул минем өчен бик күп мәгънәгә ия. Әмма иң төп асылы - мәхәббәт - яшәештер. Кеше тулаем бәхетле булу өчен парлы булырга, янәшәдә яраткан кешесе булырга тиештер. Мин гомерлек мәхәббәтемне очраттым – ул минем хәләл җефетем Нурсана. Исеме генә нинди матур аның! Мин аны Казан театр училищесында очраттым, беренче күрүдә үк гашыйк булдым. Без аның белән бер курста укыдык, аның йөрәген яулап алыр өчен шактый тырышырга һәм мәхәббәт утында янарга туры килде. Нурсана Казан кызы булса да, миңа ышанып, Түбән Кама шәһәренә минем белән күченеп китте, бүгенгесе көндә дә хисләребезне саклап, гаилә булып яшибез, улыбызны үстерәбез.
- Димәк, син бик бәхетле кеше, Алмаз? Киләчәктә Алмаз Хөсәеновка ниләр теләп калабыз?
- Бәхетне мин кечкенә әйберләрдән күрә белү дип бәялим. Кечкенә шатлыкларны күрә, аларга сөенә, аларны күрә, шуларны күңелеңә терки беләсең икән – син бай һәм бәхетле кеше дигән сүз. Мин үземне бәхетле саныйм – мин кечкенә сөенечтән дә күңелдә кояш йөртә беләм. Әгәр шушыларга өстәп, киләчәктә үз көчемә ышанып, бу дөньяга файда китерә алсам, үзем салган сукмактан туры атлап, якыннарым янәшәсендә тулы канлы тормышта яши алсам – Ходай миңа бәхетле язмыш бүләк иткән дигән сүз.
Гөлнара Җәлилова, "Сәхнә" журналы, февраль 2026 ел.