Рузилә Мөхәммәтова
Түбән Кама театрында премьера – «Көз»: ике хатын язмышы... турында гына түгел
Татар театр дөньясы турында сүз барганда без, нигездә, Казанны күздә тотабыз. Ә бит Казаннан читтә дә энҗе бөртекләредәй затлы спектакльләр чыга, үз мәйданчыкларында әкрен генә бара тора. Көздән кышка кереп килгән көннәрнең берсендә Түбән Кама татар дәүләт театрында Гаяз Исхакый повесте буенча куелган «Көз» спектакле чыкты: көз чыкса да, «Көз» дип аталса да, аны театрның язы дип бәяләрлек – театрның потенциалын күрсәтә алырлык сәхнә әсәре.
90 нчы еллар башында Гаяз Исхакый халкына әйләнеп кайтканда, Камал театрында аның драма әсәрләрен Празат Исәнбәт сәхнәләштергән булса («Алдым-бирдем», «Җан Баевич», «Зөләйха»), Фәрит Бикчәнтәев язучының «Көз» әсәрен Уфадагы «Нур» татар театрында куйды. Ул спектакльне мин әле дә хәтерлим. Дөресен әйткәндә, «Нур» театрының җиңел генә комедияләрен күргән саен, «Көз»не сагынып моңаеп куям.
Шул ук «Көз»не үткән сезонда Казан театр училищесы студентлары башкаруында Өйрәнчек театрда карадым. Студентларны үстерә торган кызыклы гына куелыш. Бу курс быел IV курста, остазлары – Кариев театры артисты Лилия Низамиева.
Инде Түбән Кама театрының «Көз» премьерасына тукталыйк – әлеге драманы карарга Түбән Камага махсус бардым. Үзләре килгәнне көтсәң, озакка китәр, дип уйладым.
Спектакльне театрның баш режиссеры Лилия Әхмәтова сәхнәләштергән. Бу – аның баш режиссер вазифасында икенче спектакле. Беренчесе – Илгиз Зәйниевның «Борһан йорты» иде.
Игътибар итегез: Айдар Җәббаров Тинчурин театрында үзенең беренче адымнарын «Хыял артыннан» кебек җиңел халыкчан лирик комедиядән башлады, Илгиз Зәйниев, Камал театрына әйләнеп кайткач, иң элек «Сөяркә» кебек тамашачыга бик нык таныш әсәрдән алынды. Ягъни, касса мәсьәләсе алгы планга чыкты: «Художник ач булырга тиеш», – дисәләр дә, беренчедән, ачлык – яхшы әйбер түгел, икенчедән, дәүләт театры булгач, дәүләт планын да үтисе бар.
Лилия, дәүләт планы мәсьәләсен театр белән Рөстәм Галиев идарә иткән вакытларда куелган комедияләр өстенә асып булса кирәк (вакытлыча), башка юлдан китте – театрны һәм артистларны үстерә торган җитди әсәрләргә алынды. Театр бер-бер артлы «Борһан йорты», «Галия» һәм «Көз» кебек җитди спектакльләр чыгарды. Шулай итеп, «Мунча ташы» кебек юмор коллективы барлыкка килгән шәһәрдә театр үзенең зәвыклы һәм җитди тамашачысын эзли башлады.
Түбән Кама – 240 мең кеше яши торган һәм аларның яртысы (артыгы белән) татарлар булган шәһәр – бирсен Ходай, театр заллары җитди әсәрләр карарга килүчеләр белән тулып торсын иде.
Инде спектакльнең үзенә килик. «Көз» повестеның 90 нчы еллар куелышындагы инсценировкасын Фәрит Бикчәнтәевның укучысы, Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев язган булса, Лилия Әхмәтова яңа вариантка заказ биргән. Яңа куелышның инсценировка авторы – шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин.
Заманча инсценировкаларның үзенчәлеге – проза атмосферасы саклануда дип беләм: авторның җөмләләре, аерым автор персонажы кертелеп тә, кертелмичә дә, мул кулланыла, ягъни, мәгълүматның барысы да диалогка күчеп бетми. Яңа инсценировка шушы заман трендын күздә тотып ясалган.
Гаяз Исхакый «Көз» повестен 1923 елда Берлинда язган. Бер яктан караганда, аны мәхәббәт турында гап-гади әсәр дип бәяләп, шул рәвешле сәхнәләштерергә дә мөмкин. Тамашачыны яшьлек мәхәббәтләрен сагындырып елатып, өенә тарата торган спектакль ясауның бер кыенлыгы юк кебек: бәхетле һәм бәхетсез ике мәхәббәтне тасвирлаган һәм аларны билгеле бер ноктада кисештергән сюжет бармы – бар.
Татар мирзасы кызы Гөлсем белән татар сәүдәгәре кызы Нәфисә пароходта очрашалар һәм, балаларны йоклаткач, чәй эчә-эчә, бер-берсенә үз язмышларын сөйлиләр. Нәфисә – бәхетле – чөнки ул, әти-әнисенә каршы килеп булса да, үз язмышын үзе сайлаган, яраткан кешесенә кияүгә чыга алган. Гөлсем – бәхетсез – чөнки әти-әнисенә (үги әнисе булган тутакаена) каршы килеп үз сүзен сүз итә алмаган, яраткан кешесен югалткан, соңрак шул тутакае тәкъдим иткән җүнсез кешегә чыгып, бәхетсез булган. Азактан без ике ханымның бер үк кеше турында сөйләвен аңлыйбыз. Берсе аны югалткан, икенчесе, шуңа чыгып, бәхетле булган.
Әмма әсәр бу хакта гына түгел. Гаяз Исхакый, тормышы упкын читенә килеп терәлгән Гөлсем образы аша, кайчандыр дәүләтнең зур сәяси көченә ия булган морзаларның гасырлар дәвамында абруен югалтып, һәлакәткә җитүләрен күрсәтә. Бәхетсез Гөлсем – яңа шартларга яраклашырга тырышкан морзалар «тәрәккыяте» нәтиҗәсе. Һәм ул гына да түгел.
Спектакльдә режиссер Лилия Әхмәтова белән инсценировка авторы Рүзәл Мөхәммәтшин ике кыз үскән тирәлекне җентекләп тасвирлый – шулай итеп, бу ханымнарны бәхеткә һәм бәхетсезлеккә илткән юлларны ачыклый. Режиссер Гөлсем тирәлегендәге «тәрәккыят»не Тутакай (Люзия Чупашева) мисалында күпертеп күрсәткән... Хәер, күпертеп тә түгелдер, Тутакайлар күп инде ул – кичә дә, бүген дә, иртәгә дә. Яшәсен иде ул тутакайлар үзләре теләгәнчә, асылын эзләгән Гөлсемнәрне генә туры юлдан яздырмасыннар. Без Гөлсемнең, туганнары янына кайтып, ураза тотарга өйрәнүләрен, үз асылына кайтудан күзләре януына сокланабыз. Театрның примасы Гүзәл Шәмәрдәнова башкаруында яшь Гөлсемне дә, тормыш авырлыгы баскан карт Гөлсемне дә күрәбез. Шушы халәтенә риза булып яшәгән мескен хатын кызгандыра да, шул ук вакытта аның үз бәхете һәм дә балалары бәхете өчен көрәшә алмавы нәфрәтләндерә дә.
«Тәрәккыят» белән артык мавыкмаган урта хәлле гап-гади сәүдәгәр гаиләсендә милли традицияләрне, гореф-гадәтне һәм динне белеп, әлбәттә, заманнан калышмыйча русчасын да өйрәнеп үскән Нәфисә, әнә, үз бәхете өчен гаиләсе белән дә көрәшә алырлык көчле рухлы кыз булып җитешкән. Эльвира Әсәтова бәхете тулып ташыган матур ханымны күрсәтә.
Ике ханым пароход каютасында шулай бер-берсенә ачыла. Менә пароход ярга якынлаша. Аларның икесен дә ирләре каршы ала. Без, Исхакый язганча, «потомственный дворянин»ның исерек кыланмышларын да, әлеге ике ханымның да мәхәббәте булган затлы докторны да күрәбез. Докторның: «Инде көз булды, Гөлсем туташ, көз, һәр агачның җимеше пеште: миләшнеке – миләшчә, алманыкы – алмача!» – дигән сүзләрен дә ишетәбез.
Спектакль буена Нәфисәне әдәпле, сөйкемле ханым буларак күрсәткән Эльвира Әсәтова спектакль финалында аның күзләрендә мизгел эчендә чагылып киткән ерткычлыгын да оста итеп бирә белде. Каютада матур гаиләң белән шапырынып, мескен хатынны жәлләп чәй эчереп утырасы җиңел ул, ә менә сине бәхетле иткән иреңнең йөрәк түрендә, күңел төпкелендә шул хатынга карата булган сөю утының сүнеп бетмәвен белү – монысы инде икенче әйбер: менә син, шуны белеп тә, кеше булып кала алырсыңмы?
ххх
Спектакльне музыкаль яктан композитор Илдар Камалов бизәгән – аның музыкасына И.Б. Штраус һәм П.И. Чайковский әсәрләреннән өзекләр кушылган. Рәссамнар: Булат Насихов, костюмнар буенча рәссам Фәридә Мөхәммәтшина, ут куючы рәссам – Рәдис Гарипов. Театрның баш рәссамы Булат Насихов сәхнә уртасына күп функцияле уңайлы гына конструкция урнаштырган – ул күпергә дә, театр партерына да, пароходка да әверелә. Сәхнә киемнәре безне узган гасыр башына кайтара.
Күренеп тора: «Борһан йорты» спектакленең кыйммәтле декорацияләреннән соң, Айдар Җәббаровның «Галия» спектакленнән соң, Туфан Миңнуллин исемендәге «Заман кыңгыравы» фестивален үткәргәннән соң, театрда бу спектакль өчен зур финанс мөмкинлекләре калмаган булса кирәк.
Спектакльдә Эльвира Әсәтованың Нәфисәсе белән Гүзәл Шәмәрданованың Гөлсеменнән кала бер үк артистлар бөтен рольләрне башкара. Раушан Әсәтов докторны да, пашаны да уйный, әмма болар икесе дә бер үк кеше булуын әсәрне белмәгән кеше аңламый да кала, әлбәттә. Бер үк артистларның төрле рольне башкаруы, бәлки, шушы доктор-паша-Хәлил тирәсендә интрига саклау өчен дә кирәк булгандыр. Рафил Зәйнуллин да, Люзия Чупашева да, Фарил Вафиев та, Нурсәнә Хөсәенова да берничә роль башкара. Ә Алмаз Хөсәеновка, автор роленнән тыш, әллә күпме эпизодик рольләр тигән. Спектакльдә театрның «Бишегем» балалар театр студиясенә йөрүче балалар да катнаша.
Ә инде Эльвира Әсәтова белән Гүзәл Шәмәрданова өчен аларның Гөлсеме һәм Нәфисәсе – гаять кадерле рольләредер. Мизгел эчендә яшәрәсең дә, картаясың да, үз социаль катламыңның, чорыңның бәхетле һәм бәхетсез хатыны булып тамашачы алдында торасың.
Шушы урында күңелдән Гаяз Исхакый белән бәхәсләшеп, Илсөя Бәдретдинова башкаруындагы җыр сүзләре хәтердә яңарды (Илфак Шиһапов сүзләре):
Бар көчеңне җыеп торып бас —
Бер егылып торган егылмас.
Алга атла:
Бер генә килми җиргә яз.
Матур спектакль – килегез, яме!
Тулырак: https://intertat.tatar/news/tuban-kama-teatrynda-premera-koz-ike-xatyn-yazmysy-turynda-gyna-tugel-5877225
18.12.2025. ИНТЕРТАТ