Тамашачылар алкышлавы – иң югары бәя
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры сәхнәсендә Гаяз Исхакый повесте нигезендә куелган «Көз» исемле ике бүлектән торган драманың премьерасы булды.
Исхакыйның бу әсәре башта сәхнә өчен язылмаса да, язучы Рүзәл Мөхәммәтшин тырышлыгы белән ул сәхнәдә куярлык итеп үзгәртелгән. Әлбәттә, нәкъ менә татар тамашачысы карап ияләнгән классик спектакльләр дәрәҗәсендә булмаса да, эзлекле вакыйгаларны сурәтләүче сәхнә әсәре буларак дәрәҗәле урынны дәгъвалый алырдай сәхнә әсәре туган. Монда инде театрның баш режиссеры Лилия Әхмәтованың да үзенчәлекле фантазиясен күрергә мөмкин һәм, шул ук вакытта, театр артистларының иҗади хезмәтен дә искә алмау дөрес булмас иде. Әнә шул барлык хезмәтләр җыелмасы нәтиҗәсендә әсәргә үзенә генә хас тәрбияви нечкәлекләре белән яңа сулыш өрелгән. Шуның аркасында спектакль – проза белән театр арасындагы серле күпер кебек: бер яктан – прозаның салмак, уйчан теле, икенче яктан – сәхнә әсәре авторының һәм режиссёрның фантазиясе, сәхнәдә уйнаучы артистларның тере энергетикасы чагылыш таба.
Сәхнә бизәлеше спектакльне тамашачыга җиткерүдә шулай ук әһәмиятле урын били, дисәм, һич арттыру булмас. Биредә пәрдә төшерү-күтәрү дигән нәрсә юк. Спектакль башланганда ук сәхнә көзге күренешне чагылдыручы элементлар белән бизәлгән иде. Артык купшылык күзгә бәрелеп тормый: саргайган яфраклар, яңгыр шыбырдавы, пароход палубасы рәшәткәсе һ.б. вак-төяк – сәхнәнең төп бизәлеше нигездә шулардан гыйбарәт. Биредә көз – ел фасылы гына түгел, ә гомернең, язмышларның көзгә авышу мизгеле буларак чагылыш таба. Елга өстенә төшкән моңсулык – болар барысы да спектакльнең эчтәлеген генә түгел, аның рухын, тамырларын билгели.
Тамаша башланганда пароход каютасындагы Нәфисә (артист Эльвира Әсәтова) һәм аның кызлары янына көзге салкында өшегән балаларын җитәкләп Гөлсем (Гүзәл Шәмәрданова) килеп керә. Балалар йокыга талгач, хатын-кызлар үзара танышып, әңгәмә коралар. Сүз сөреше ерак үткәннәргә барып тоташа. Хәтер сандыгын актарганда, инде өлкәнәя барган бу ике татар хатыны яшь чакларны искә төшерә, еллар арты еллар, истәлекле вакыйгалар сәхнәдә яңадан торгызыла.
Нәфисә үз юлын үзе сайлаган көчле хатын образы буларак гәүдәләндерелә. Ул дини, кырыс тәрбияле гаиләдә үсә. Кызның әтисе – үз сүзен сүз итүче, холыксызрак Әхмәтҗан – беренче күренештә үк үзенең кем икәнлеген күрсәтә. Нәфисә һәм аның әнисе Гайникамал (Люзия Чупашева) аның сүзеннән чыкмый, һәр хәрәкәтеннән куркып торалар. Бу күренешләрне, геройларның эчке кичерешләрен артистлар үтә бер осталык белән тамашачыга җиткерә алдылар.
Әмма мәхәббәт килгәч, Нәфисә үз бәхете өчен көрәшә белүен, куркусызлыгын күрсәтә. Театр тамашасы вакытында янәшәсендә утырган егеткә карата кабынган мәхәббәт уты аны бөтенләй яңа Нәфисәгә әйләндерә. Кыз йөрәге кушканны эшләргә курыкмый, хәтта әтисенең кырыс карарына каршы торырлык көч табып, бәхетен саклап кала – һәм киләчәктә аның тормышы да матур, көйле бара.
Гөлсем бөтенләй башка дөнья кешесе дигән хис туа. Бер караганда, ул белемле, динле гаиләдә үскән, зыялы, матур кыз. Әмма мәхәббәт килгәндә ул икеләнә, шүрли, йөрәк авазын ишетми. Ул да ярата – ләкин сөйгәненә моны кистереп әйтергә көч таба алмый. Үзенең киләчәген үзгәртерлек бер карар кабул итми, катгый адым ясый алмый. Шулай итеп, Гөлсемнең тормышы үз агымына куела. Нәтиҗәдә, ул гаилә корып, сәрхүш ир (артист Рафил Зәйнуллин) белән гомер кичерә, һәм яшьлек хатасы аны гомер буе эзәрлекли.
Спектакльнең финалында язмышлар янәшә баса. Нәфисә белән Хәлил (Раушан Әсәтов) – бәхетле, нык гаилә; аларның янәшәсендә – Гөлсем, аның балалары һәм өметсезлегенә чумган сәрхүш ире. Бу хатыннар, әйтерсең, икесе бер елганың ике ярында калганнар. Ике йөрәк, ике тормыш, ике көз – бер күренештә очраша. Шул минутларда, мөгаен, Гөлсем яшьлегендәге бер генә сүзнең – «әйе» яки «юк» дигән кечкенә генә ишарәнең – кеше язмышын ничек борып җибәрә алуын аңлагандыр.
Спектакль тамашачыга бер гади генә фикерне бик тирән итеп җиткерә: кешенең бәхете – аның йөрәк хисләре өчен көрәшә алу-алмавында. Нәфисә – көрәшкән, шуңа күрә җиңгән; Гөлсем – тормыш сынауларыннан каушап калган, шуңа күрә оттырган.
Вакыйгалар агышы тынып калган мизгелдә Хәлил сүзе яңгырый: «Инде көз булды. Һәр агачның җимеше пеште, миләшнеке миләшчә, алманыкы алмача!»
Мескенлек тә, бәхет тә – очраклылык түгел. Бернинди көч куймыйча гына язмыш агымына кушылып барсаң – ул сине кая теләсә, шунда илтә. Ә йөрәгеңне тыңлап барсаң – юлны син сайлыйсың.
«Көз» – гади спектакль генә түгел. Ул – кешенең гомер көзенә кергәндәге уйланулары, үкенеч һәм бәхет, көч һәм курку, бернинди эз калдырмыйча югалган гомерләр турында фәлсәфи хикәят. Спектакль тамашачыны тетрәндерә, ныклап уйланырга мәҗбүр итә, хәтта күңелендә ниндидер әрнү хисе калдыра – ләкин аның кыйммәте нәкъ менә шушы тамашачыда ялгыштан саклану хисе тудырудадыр, мөгаен.
Мин шулай ук бер үзе берничә рольне башкарган (автор, энекәш, Зариф, полковник) артист Алмаз Хөсәеновның осталыгына тагын бер мәртәбә сокланып утырдым. Пластик хәрәкәтләр остасының һәр хәрәкәте югары дәрәҗәдә мактауга лаектыр, минемчә. Хәзрәт һәм кыргыз рольләрен уңышлы башкарган Фарил Вафиев, Зөбәйдәне һәм Марияне уйнаган Нурсәнә Хөсәенова да үз рольләрен ышандырырлык итеп тамашачыга җиткерә алдылар.
Тагын бер нәрсәгә игътибар итү кирәк: Нәфисә һәм Гөлсемнең балалары рольләрен башкарган театр каршында эшләүче «Бишегем» балалар театрының кечкенә артистлары Адилә һәм Самира Муллиналар, Марсель Хөсәенов, Сәйдә Әхмәдуллина да тамашачыларның мәхәббәтен тиз яуладылар. Театрга алмаш үсә! Афәрин!
Бу спектакль – көзге җил кебек: салкын да, моңсу да, әмма йөрәктәге хисләрне уятып җибәрерлек көчле. Аны карагач, күңелдә шундый уйлар туды. Әйе, артистларыбыз бик көчле уйнады. Спектакль тәмамлангач, тамашачыларның урыннарыннан бердәм торып басуы һәм көчле алкышлар да шуны раслый.
Театр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гүзәл Мөбәрәкшина спектакльдә катнашкан барлык артистларны сәхнә түренә чакыргач, алкышлар тагын да көчәйде кебек. Спектакльгә карата чын бәя – шушы түгелме?! Бу үзе үк – зур шатлык. Сәхнә түрендә басып торган артистларның куанычлы йөзләреннән әнә шуны укырга була иде.
Фәрит Имамов (5.12.2025)