Тамашачыларга бәйрәм бүләк иттеләр
Земфира Гарифуллина (Түбән Кама районы газетасы "Туган як", № 47 (4505) 28.11.2025 ел)
Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театрында “Бәхетлеме кеше дөньяда?” дигән искеткеч матур концерт булды. Ул гади концерт кына түгел, ә аерым бер үзенчәлекле шигъри-музыкаль бәйрәмгә охшады.
Концертны театр артистлары Нурсәнә белән Алмаз Хөсәеновлар үзләре язган сценарий буенча алып бардылар, андагы һәр чыгыш матур бер истәлек булып күңелгә кереп калды. Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллияте студентларының һәм Ләйсән Әхмәтҗанованың чыгышларын тамашачы көчле алкышларга күмде. Концертның кунагы Регина Кадыйрованың саксофонда уйнавы аерым бер бизәк булып яңгырады. Артистларның барысы да бергәләп Айдар Фәйзрахманов көй язган “Тормыш ул – үзе могҗиза” дигән җырны башкаруы концертның иң югары ноктасы булды дияр идем.
Алып баручылар Нурсәнә белән Алмаз һәр чыгыш алдыннан Рәдиф Гаташ, Илдар Юзеев, Фәнис Яруллин һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен оста итеп сөйләделәр. Алмазның Сәгыйть Рәмиев әсәре буенча куелган “Таң атканда” дигән моноспектакльне башкаруы искә төште. Ул анда бер сүзсез, төрле хәрәкәтләр белән генә тулы спектакль куйган иде. Ә бу концертта Алмаз белән Нурсәнә “Һәркөнне керәсең төшемә” дигән җыр яңгыраганда искиткеч композиция башкардылар. Балет биючеләр бер кырыйда торсын, тамашачылар аларны көчле алкышларга күмде.
Концертның башында һәм ахырында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Инна Витковская җитәкчелегендәге “Танцевальная планета” хореографик ансамбленең чыгышлары онытылмаслык хатирә булып истә калды.
Менә шундый тирән эчтәлекле бәйрәм бүләк иткәннәре өчен театр артистларына, чыгыш ясаган башка кунакларга рәхмәт. “Кама таңнары” әдәби берләшмә әгъзасы Рәмзия Вәлиева сәхнәгә күтәрелеп, залда утырган тамашачылар исеменнән артистларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм үзенең шигырь китапларын бүләк итте.