Страница "Сәхнәдә Сәнгать Сәхифәсе Рәсемнәре" в журнале "Сәхнә" в октябре была посвящена нашему театру.
Галиев Рөстәм Вәлиәхмәт улы
ТРның халык артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины.
1960 елның 27 августында Нурлат районы Киекле авылында туа. Иҗат юлын Минзәлә татар дәүләт драма театрында башлый.
“Рөстәм Галиев – Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрына нигез салучы күпкырлы иҗади шәхес, Татарстан Республикасының әйдәп баручы театр эшлеклеләренең берсе, кабатланмас почеркы булган сәләтле режиссер. Ул заманча театрның барлык жанрларында һәм юнәлешләрендә эшләп, театр сәнгате чикләрен шактый киңәйтеп күп яңалык, үзенчәлек кертте.” (театр белгече Нияз Игъламов)
Рөстәм Галиев куйган спектакльләр: “Яра” (А. Гыйләҗев, М.Гыйләҗев), “Соңгы төн” (И. Юзеев), “Тиле яшьлек” (И.Абдуллин), “Бүре каны” (Н.Гыйматдинова), “Ай тотылган төндә”, “Кыз урлау”, “Озын-озак балачак” (М. Кәрим), “Җир уллары трагедиясе” (Һ.Такташ), “Гөнаһлы мәхәббәт өрәге” (А.Иванов), “Анам кыры” (Ч.Айтматов), “Нәзер”, “Гөргөри кызын бирә”, “Яшьлек белән очрашу” (Т.Миңнуллин), “Нәгыймә” (Р.Зәйдулла), “Сакаллы сабый/Идиот” (Ф. Достоевский), “Алаша/Холстомер” (Л.Толстой), “Җилкәнсезләр”, “Сүнгән йолдызлар” (К.Тинчурин) һ.б.
Уйнаган рольләре: Әлмәт театрында - “Тал бөресе имәндә” Гыйлфан (Т.Миңнуллин), “Тиле яшьлек”тә Зөлкәрнәй (И.Абдуллин), “Йөрәк ничек түзсен?”дә Җиһангир (М.Маликова), “Шундый матур иде розалар”да Сакаев (И.Абдуллин); Түбән Кама театрында - Т.Миңнуллинның “Яшьлек белән очрашу”да Гыйлфан, “Әлдермештән Әлмәндәр”дә Әлмәндәр , “Ияләр”дә Әхсән (Р.Галиев), “Аксак”та Аксак (М.Гыйләҗев), “Мәхәббәт кошлары”нда Шәмәй (И.Юмагулов).
Кино сәнгатендә рольләре: М.Хәсәновның “Язгы аҗаган” романы буенча төшерелгән телесериалда Гази, А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” повесте буенча режиссер Ю.Фетинг төшергән “Бибинур” нәфис фильмында Габдуллаҗан. “Яшәешнең гүзәл мизгелләре” дигән документаль фильмда төшә.
Язган пьесалары: “Карурман аша”, “Мафиуза Гыйлмениса”, “Мин бит татар малае”, “Кадер кичәсе”, “Ияләр”.
35 ел яшәеше булган театрда күпме талантлы артистлар тәрбияләнде, 100 дән артык спектакль куелды, халыкара, Рәсәй һәм республикакүләм фестиваль-бәйгеләрдә чыгышлар ясалынды. Шул иҗади еллар барысы да Рөстәм Галиевның зур күләмле автобиографик “...Чаклар” китабына тупланып, басылып чыкты.