Рубрика – Әйләнә сәхнә, әйләнә
ҮТКӘН КӨННӘР ТАВЫШЫ
1981 нче елда төзелеш эшләре кайнап торган Түбән Камада бер төркем татар зыялылары «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмә оештырып җибәрә. 13 декабрьдә зур тантана белән шагыйрь Сибгат Хәкимнең җитмеш яшьлек юбилей кичәсе үтә. Олуг шагыйрьнең җырлары, шигырьләре белән әсәрләнгән зал кичә ахырында, шәһәр тарихында беренче мәртәбә аягүрә басып «Туган тел»не җырлый. Бу көн «Җидегән чишмә» туган көн булып тарихка кереп кала.
Беренче кичәләре белән үк дан казанган берләшмә үз сәхнәсендә Сибгат Хәким, Сара Садыкова, Бакый Урманче, Наҗар Нәҗми кебек әдәбият һәм сәнгать җәүһәрләрен кунак итә. 40 елга якын тарихы булган «Җидегән чишмә» берләшмәсе гасырлардан мирас булып килгән борынгы җырларыбызны, җәүһәрләрдән дә кыйммәтле рухи байлыкларыбызны югалтмас өчен, алар белән яшьләрне таныштыру максатында эшләнә. Шушы вакыт эчендә аның кысаларында гаҗәеп матур кичәләр оештырыла, анда күп кенә күренекле әдипләребез, сәнгать әһелләре катнаша.
Соңгы елларда кичәләрнең саны кимеп, эшчәнлеге берникадәр сүлпәнәйгән әдәби-музыкаль берләшмәне җанландырып җибәрү максатыннан Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин театр җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә һәм коллектив шатланып риза була. Һәм бу бик дөрес карар дип әйтергә кирәк, чөнки бу кичәләрне үткәрү өчен татар телле мөхит кирәк, ә театр моның өчен менә дигән җирлек.
30 ноябрь көнне Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында «Үткән көннәр тавышы» дип исемләнгән «Җидегән чишмә» берләшмәсенең яңартылган кичәсе үткәрелде.
«Без «Җидегән чишмә»не театр бинасына китереп, аның тормышын дәвам итәргә, дигән фикергә килдек. Бүгенге очрашуыбыз театрның түгәрәк датасына багышланды. Аның тарихы зур хезмәт һәм хәзинә белән тулы. Бүгенге театрыбыз – безнең зур байлык. Чыннан да, һәрбер тамаша – үзе бер нигъмәт, үзе бер тормыш. Моның артында зур артистларның, җитәкчеләрнең олы хезмәте ята. Аларга зур рәхмәт!
Ләкин иң мөһиме – театрга зур хезмәт куйган, безнең арадан китеп барганнарның да кадерләрен белеп, искә алып шундый кичәләрне ясарга кирәк. «Җидегән чишмә»нең һәм театрыбызның дәвамы булырга тиеш. Киләчәктә дә милләтебезгә хезмәт итеп, бәйрәмнәребезне бергә уздырып, матур кичәләрдә утырып куанышып яшәргә язсын», – дип белдерде Түбән Кама районы һәм шәһәре башлыгы Рамил Муллин.
Кичә Түбән Кама театры сәхнәсендә төрле елларда куелган спектакльләрдән өзекләр һәм артистларның музыкаль чыгышлагы белән үрелеп барды. Бу кичтә Түбән Кама тамашачысына театр репертуарының визит карточкасы булган «Анам кыры» (Ч. Айтматов), «Яра» (А. Гыйләҗев), «Пачпортлы Шүрәле» (Р. Зәйдулла), «Көлмәгез, мин үләм!» (М. Гыйләҗев), Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кызын бирә», «Ак тәүбә, кара тәүбә», «Яшьлек белән очрашу» спектакльләреннән өзекләр тәкъдим ителде. Шулай ук театр каршында инде берничә ел уңышлы эшләп килүче «Бишегем» балалар театр студиясе укучылары башкаруында туган телгә багышланган шигырьләр яңгырады.
Бәйрәм кичәсе бүләкләрсез булмый, бу көнне Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче аксакал язучы Фәтхулла Абдуллинга ТР Төзүчеләр берлеге идарәсе һәм аның башлыгы Рим Халитов исеменнән «Татарстанның шәрәфле төзүчесе» дигән исем һәм шуның медале тапшырылды.
Бирегә җыелуыбызның тагын бер сөенечле сәбәбе – Түбән Кама театрының 35 нче театраль сезонга керүе. Ә бу исә быел театр үзенең 35 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк дигән сүз.
Бәйрәм кичәсе «Җидегән чишмә» тамашаларының традициясенә әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Әлбәттә, бу җыр бер генә татар кешесен дә битараф калдыра алмый, залдагы барлык тамашачылар торып, «Туган тел»не артистлар белән бер тавышка җырлады.
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының 35 еллык юбилеена әзерлек буларак кабул ителгән «Үткән көннәр тавышы» дип исемләнгән шигъри-музыкаль кичә әле бик озак тамашачы күңелендә якты бер истәлек булып сакланыр дип ышанабыз.
ЦИТАТА
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры җитәкчесе Рөстәм Галиев: «Җидегән чишмә»безнең бертуктамый ага-ага шушы көнгә килеп җитүе һәм шул юлда булган күпме шәхесләр, иҗат кешеләре, әдәбият-сәнгать әһелләренең дә кайдандыр тавышы килгән кебек бүген. Безгә, ничектер, алардан килгән тавышны да югалтмыйча сакларга кирәк иде. Аларның тавышлары шәһәребезнең һәрбер почмагында, һәрбер агачында, һәрбер куаклыгында, я булмаса су агышында ишетелеп тора кебек. Шушы сәхнәдә «Җидегән чишмә»без кичәсенең дәвам ителүе аларга изге догаларыбызның берсе булып барып ирешсен иде. Амин!
Бу бинаның эчендә бик күп шәхесләрнең җаннары уелып калган. Без шушы урынны сакларга тиешбез. Бик күп шәхесләрнең язмышлары театрыбыз белән бәйләнгән. Аларны санап китү безнең максатларга керми. Бүгенге «Җидегән чишмә»без түрендә – театр артистлары. Безнең театрга багышланган бу кичәдә сүзебез сәхнәдән нәрсә дә булса сөйләү, мактану түгел. Безнең эчке дөньябыз – халәтебез, җаныбыз, рухыбыз аркылы барган һәрбер фикеребез – болар барысы да безнең спектакльләребезгә салынган, җырларыбызга салынган. Бүген дә артык сүзләр сөйләп тормыйча, кечкенә-кечкенә өзекләр аркылы булса да, күбрәк үзебезнең спектакльләребездән фикерләребезне әйтәбез. Бу – безнең чын күңелебездән чыккан олы хисләр».
Автор – Алсу Габдуллина. "Сәхнә" журналы, январь 2024 ел