Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Түбән Камада Ркаил&Рөстәм премьерасы: Шүрәлене тоту – милләт байлыгы белән сату итү

Түбән Кама театры Ркаил Зәйдулланың моннан 15 еллап элек язылган һәм озак вакыт театр папкасында яткан пьесасын чыгарды. «Интертат» хәбәрчесе авторның үзе белән бергә театрга барып, премьераны карап кайтты.

«Пачпортлы Шүрәле» – комедия һәм гади генә комедия дә түгел, фэнтези-кәмит. Урман кисүче агайлар бүгенге авылга Шүрәле тотып кайтсалар, әкияти комедия генә түгел, фэнтези буладыр инде.

Шүрәлесез татар театры юктыр ул. Балалар өчен булган спектакльләрне әйтмим дә, Камал театрында Туфан Миңнуллинның шүрәлеләрне авылга китергән «Җанкисәккәем»е 30 елга якын бара. Анда авыл кешеләре чын Шүрәлеләр белән мәш килә. Асылда алар, театр үзе язганча, «кешеләр тормышына милләтебезнең сафлыгын, сабырлыгын, тәртиплелеген, матурлыгын саклаучылар булып килеп керәләр».

Ркаил Зәйдулла белән Рөстәм Галиевның «Пачпортлы Шүрәле»сендә дә – Шүрәле белән авыл бәйләнеше, әмма монда сатира өстенлек алган, һәм, икенче катлам булып, бүгенгебезгә шаржлар ята.

Спектакль болай башлана: авылдагы ике күрше – Замир белән Луис – урманнан Шүрәле тотып кайталар. Ә Шүрәле белән нишләп була? Мәсәлән, аны зоопарктагы кебек күрсәтеп акча эшләргә мөмкин, дип уйлый берсенең үсмер улы. Ркаил Зәйдулланың җүнсез фантазиясе Шүрәлене хатын-кыз заты башкача да куллана ала дип уйлый. Шаша, минсиңайтим, авыл хатыннары Шүрәле күргәч – аны чиратлап кунакка йөртә башлыйлар. Ирләр утын кисүдән башкага ярамый, дип әйтергә телимедер инде автор – анысын бер Аллаһ белә, әмма шулай күрсәттеләр сәхнәдән.

Сүз уңаеннан, Шүрәле роленә дә театрның озын, чибәр егете куелган. «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Алтын битлек» номинанты Алмаз Хөсәеновның бу – беренче Шүрәлесе түгел. Рөстәм Галиевның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновка багышланган «Ияләр» биографик драма-эссесында да Шүрәле – Алмаз Хөсәенов. «Әлдермештән Әлмәндәр»дә – Әҗәл дә ул, «Таң вакытында» – Шагыйрь. Болары – сүз уңаеннан Алмаз портретына штрихлар.

Кыскасы, шул. Авылга Шүрәле кайтты, аны амбарга ябып куйдылар. Шүрәленең үзен япсалар да, сүзен ябып булмый – сүз, таралып, Казаннарга барып җитә, һәм, ялт итеп, авылга журналист туташ/ханым кайтып төшә. Шулай итеп бу вакыйга зурая, фәнни темага әверелә – симпозиумнар җыймакчылар. Ә икенче яктан Шүрәлене кешеләштерү бар – паспорт кирәк. Театрда аны «пачпорт» дип атыйлар. Шушы матавыклар барысы да, шактый кәмит итеп, ирония белән сурәтләнгән. Сүз белән дә, гамәл белән дә җәмгыятьтәге гаделсезлек, аның ялганга, көнчелеккә, комсызлыкка корылган булуы, телнең һәм традицияләрнең юкка чыга баруы күрсәтелә.

Спектакльнең декорацияләрен Россиянең атказанган рәссамы Сергей Скоморохов ясаган. Композитор – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин. Сәхнә хәрәкәтләрен Айсылу Мирхафизхан куйган. Яктыртучы рәссам – Рәдис Гарипов.

Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Россиянең кече шәһәрләре театрлары» федераль проекты ярдәмендә куелган.

Декорация кызыклы. Сәхнә уртасында – агач трактор. Әйе, үзе нәкъ трактор, үзен агачтан ясаганнар. Тракторның алгы өлешендә өстәл куелган, шунда ашап-эчеп тә алалар. Декорациянең тагын бер элементы – кул бармакларына охшатып ясалган абага сабаклары. Нәкъ Рөстәм Галиев стилендә инде – әллә сәламләшүне аңлата, әллә ниндидер башка хисләрне. Анысын аңлап бетермәдем, әмма бөтен артистлар аларны вакыт-вакыт күтәреп селкештереп алалар.

Көн кадагына суга торган сүзләр шактый спектакльдә – миңа кызык тоелды. Менә кайберләре:

«Сезнең гәзитегезне беләбез. Иң шәп гәзит ул – Казан базарыннан йомырка төреп кайтарганнар иде». Аңладым инде бераз басма гәзитләрнең кирәклек дәрәҗәсенә «төрттереп» алуыгызны, хөрмәтле артистлар һәм Ркаил Рафаилович, тик нигә бу авылда тавыклар күкәй салмый соң – шунысын гына аңлап бетерә алмадым.

«Туристлар өзелмәячәк, асфальт юл салыначак, отельләр ачылачак, аэропорт, вокзал, татар мәктәпләре эшләячәк, татар садиклары... Барыбыз да татарча сөйләшәчәкбез». Әйе, җәмәгать, боларны безгә Шүрәле эшләп бирсә генә инде, үзебездән булмый.

« – Шүрәле бер кешенеке генә була алмый, ул – милләт символы.

– Символы сезгә булсын, Шүрәлесе – миңа».

«Монысын яздырып тормагыз яме, сеңлем, барыбер редакторыгыз бастырып чыгармый анысын».

«Тагын бер сөенеч бар – Шүрәлегә паспорт алып кайттым, хәзер ул – ил гражданины. Аны алу авыр булды, бирәселәре килми, бәлки, ул – берәр таҗиктыр, диләр».

«Эх Шурик, синнән дә кеше ясадылар... Безнең хәлгә калдың».

«Россия Федерациясе гражданинының эшләргә хокукы бар – Конституциядә шулай дип язылган. Ә кешечә яшәргә хокукы бармы?»

«Шүрәлене татар халкының бер этник төркеме дип тә атарга мөмкин. Татар булмыйча, чып-чын татар ул!»

«Соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, Шүрәлеләр болгарларга кадәр үк монда яшәгән».

«Шүрәлеләрнең милли-мәдәни җәмгыятьләре оешты, гәҗит чыга башлады. Чын Шүрәле булуы ачыкланса, безнең Шүрәлене дә әгъза итеп алачаклар».

«Халык санын алганда, безнең Шүрәле милләтен кем дип яздырыр икән? Татар дип яздырыр».

«Тукта әле, бу – кеше хокукларын бозу була. Бәлки аның үзен керәшен дип яздырасы килер. Алар Христос туганчы ук чукынып куйганнар».

Спектакльдә менә шундый Ркаил Зәйдуллача очлы-төртмәле сүзләр күп. Рөстәмчә символлар-эмоцияләр күп. Һәм кем уздырыштан артистларның үзен күрсәтергә тырышуы. Тиешле чикләрдән чыкмыйча гына билгеле, арттырып җибәрмичә генә.

Ике күршене – Замир белән Альбертны – Рафил Зәйнуллин белән Раушан Әсәтов башкара. Ике күршенең ике хатыны – Люция белән Ленизаны Татарстанның атказанган артисты Физалия Гыйниятуллина белән Нурсәнә Хөсәенова башкара. Авыл советы рәисе Роберт Кимеч – Татарстанның атказанган артисты Фарил Вафиев. Төп рольдә Алмаз Хөсәенов икәнлеген әйттем инде. Рольнең үзенчәлеге – Алмазга сүз ятлыйсы юк. Автор текстында «анаңны!» дигән бер сүз булган, ди. Ә Рөстәм Галиев «исәнлеккә» дигән тагын бер сүз өстәгән. Калганы – Алмазның ымнары-ых-мыхлары.

Менә шундый спектакль. Азагы ничек бетә, дисезме? Шүрәле дә яши алмый торган җәмгыять бу, диләрдер, бәлки, авторлар. Шулай да, «анаңны» дисәләр дә, азакта өмет калдыралар, рәхмәт инде.

Рузилә Мөхәммәтова

7 октябрь 2023  16:00

Интертат

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/tuban-kamada-rkail-rostam-premerasy-suralene-totu-millat-bailygy-belan-satu-itu-5861755