“Балачакта мин көтү көтеп үстем. Иртүк торасың. Дөньяның уянган чагы..."
Кошлар сайрый. Суда балык уйный, таң ата. Бөтен тирә-як искиткеч матурлык белән тулган! Иртәнге тынлык аша әллә нинди гүзәл, илаһи тавышлар ишетелә... Ә кешеләр шуны күрми йоклап яталар! “Э-эх!”- дисең, әнә шул матурлыкны бөтенесенә күрсәтәсе килә, шул авазларны ишеттерәсе килә... Бу изге теләк минем гомерлек юлдашым булды”.
Рөстәм Галиевның “Чаклар” китабыннан.
Моннан җиде ел элек башкалабызга гастрольләргә килеп үзләренең тирән мәгънәле, искиткеч тирән фәлсәфәле спектакльләрен караганнан соң, шактый вакыт андагы геройлар белән бәхәсләшеп йөрергә мәҗбүр итеп киткән һәм шактый вакыт килмичә (җиде ел аз вакыт түгел!) тилмерткән Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт театры, ниһаять, тагын Уфада чыгыш ясады.
Нибары өч көн дәвам иткән гастрольләре кысаларында алар “Нур” татар дәүләт театрының залларын тутырып тамашачы җыярга һәм җиде (тагын җиде саны!) тапкыр спектакль күрсәтергә өлгерде.
Бу юлы алар Уфа тамашачысына Туфан Миңнуллинның “Нәзер”ен (үткән килгәндә дә бар иде ул спектакль – халык тын да алмый карады) һәм данлыклы “Әлдермештән Әлмандәр”ен, Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”ын һәм укучы балалар өчен Лев Толстой әсәре буенча куелган “Алаша” спектаклен (Ркаил Зәйдулла инсценировкасы)алып килгәннәр иде. Гастрольләренең соңгы көнендә без театрның баш режиссеры, Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия лауреаты Рөстәм Галиев белән әңгәмәләштек. Әйткәндәй, һәр спектакль алдыннан режиссер шәхсән үзе сәхнә алдына чыгып тамашачыларны сәләмләде.
-Үзегез белән таныштырып үтегез әле, Рөстәм әфәнде?
-Дини гаиләдә үстек без, әни бервакытта да биш намазын калдырмады. Аның ягыннан бабайлар муллалар булган, дүрт мәхәллә тотканнар, ләкин болганышлар башлангач әнинең өч абыйсын тотып атканнар, дүртенчесе чак качып котылган. Намаз укымасак та, без динне хөрмәт итеп, догалар белән үстек.
Күптән түгел “Чаклар” дип аталган китабым дөнья күрде, мин аны театр китабы дип атыйм, чөнки ул, нигездә, театрыбызның яшәешенә бәйләнгән. Исеменә җисеме тап килә – анда адәм баласының бөтен чагы да сурәтләнгән... Анда үзем һәм театр турында, башка күп нәрсәләр дә кертелде.
-Сәхнәгә куйган спектакльләрегез берсеннән-берсе җитди. Туфан Миңнуллин кебек атаклы шәхеснең исемен йөртүегез белән бәйлеме бу?
-Бу зур роль уйныйдыр дип уйламыйм. Без Туфан ага белән дуслар, фикердәшләр дә булдык, ләкин репертуар сайлау театрның исеменә бәйледер дип әйтү минем яктан төчелек булыр иде. театрыбызның Бу исем бирелгәнгә кадәр үк театрыбызның дистә елдан артык тарихы бар иде. Һәм без үз юлыбыздан атлыйбыз.Әлбәттә, мондый зур шәхеснең исемен бирү белән зурладылар икән, ихтирам итәбез. Театрда Рөстәм Галиев дигән егет бар. Үз вакытында ул фикердәшләре белән бер команда булып, Түбән Кама дигән гүзәл шәһәрдә театрны башлаган. Анда режиссер, артистлар, әдәби бүлек әгъзалары бербөтен булып спектакльләр өстендә эшли, сәхнәгә куя. Менә шул инде ул театрыбызның чынбарлыгы.
-Репертуарны нидән чыгып сайлыйсыз? Бүген:“театр тамашачыны тәрбияләргә тиеш” дигән сүзләрнең кыйммәте югала төште кебек. Күп коллегаларыгыз, “тамашачы кубызына биеп”, уен-көлкегә корылган спектакльләрне генә сәхнәгә куя һәм шуның белән халыкны җәлеп итәргә тырыша. Хәтта зур проблемаларны да режиссерлар уен-көлке аша бирегә омтыла. Ә сез һаман булсатирән мәгънәле, уйландыра торган спектакльләрг алынасыз. Тамашачыны югалтудан курыкмыйсызмы?
-“Кирәк түгел мәгънәсез уен-көлке”, ди Тукай. Менә шуннан качасың инде. Җәмгыятьнең җитешмәгән якларын күрә-тоя белгән кешегә, гомумән, дәшми калу авыр ул. Әнә шул тирән уй-фикерләргә төшү, җәмгыятьне бар булмышы белән тою – барысы да спектакльләрдә чагылмый калмый. Репертуар сайлаган вакытта да “җәмгыятькә моны ничек әйтеп-аңлатып була соң?” дип уйлыйсың, ә аңлатасы, күзләрне-күңелләрне ачасы бик килә...
Бүген сәхнәдә бер туктамый шаяру-көлке күрсәтелә. Кайсыбер артистлар сәхнәгә менәләр дә: “Исәнме, Уфа (Казан һ.б), ничек сезнең хәлләрегез?” дип, шар ярып кычкыралар. Мәгънә кайда инде монда, мәдәният юк... Бер-берсен уздырырга тырышалар. Шуларга ияреп, дөньясы да шуңа күчә бара. Кычкыру-шоулар аркылы популярлык арттыралар. Алардан качасы килә, халыкны саклыйсы килә мондый күренешләрдән.
Түбән Кама театрының төп максаты – чиста театр булып калу. Мин, режиссер буларак, беркемгә дә иярергә, ниндидер кешеләрнең сүзләрен тыңлап, буйсынырга тырышмыйм. Коллективыбыз белән без тик үз фикеребездә, уебызда яши торган театр. Артистларыбыз да, бар иҗади көчебез дә,акылларыбыз да шуңа берләшкән... Безнең театрыбызда иманлы, намуслы, әдәпле кешеләр эшли. Алар бер-берсе өчен терәк һәм, сез әйткәнчә, җитди репертуарны алар сайларга булыша.
Ә проблеманы уен-көлке аша бирергә омтылуга килгәндә, болай дияр идем: кеше көлдерүгә корылган әйбер проблеманы күтәрү түгел инде, ул “просто” шундый бер күңелчә спектакль генә...
-Сез хаклы: чынлап та, юмор аша күтәрелгән әче проблеманы да күп кеше: “берние юк икән моның” дип кабул итә...
-Кызганычка каршы, бүген безнең татар театрларында да “арзанлык” китте. Күп җирдә шул гадәтигә әверелгәч, синең җаныңны салып әзерләгән җитди, уйландырырлык әйберләреңнең дә бәясе төшә. Без бердәм түгелбез, безнең театрларыбыз еш кына фикердәшләр түгел. Менә шул борчый мине.
Элек Марсель Сәлимҗанов кебек көчле шәхесләр бар иде, алар хәзер мәрхүм. Андый кешеләрне эзлим, таба алмыйм, зурлык җитешми безгә. Бүген барсы да ялкынлы итеп сөйли, барсының да беренче буласы, “алтын маска” аласы килә, фестивальләрдә нәрсәдер өстәргә тырыша. Ләкин барыбыз да тәү чиратта шуны аңларга бурычлы: әгәр дә без милләт эчендә калмасак, әгәр халыкның-илебезнең язмышы-киләчәге турында уйланмасак, безнең яшәешебезнең ни мәгънәсе кала? Әлбәттә, минем беркемне дә яманлыйсым килми, монда җәмгыять зур роль уйный...
-Гел җитди спектакльләргә өстенлек биреп, тамашачыны югалтудан курыкмыйсызмы дигән сорауга җавап бирмәдегез...
-“Дешевка” күрсәтеп кенә тамашачыны саклап булмый инде ул. Ә менә чын театр сөючеләрне югалтырга мөмкин. Кемнәрдер комедия уйнап кына котылып кала алмаячак, моны яхшы беләм. Гомумән, комедия, билдән түбән юмор күрсәтеп залларны тутырырга тырышу, минемчә, баткакка батканда саламга тотыну гына, ул театрны саклап кала алмас. “Дешевка” ул – дешевка булып кала, торган саен баткакка сөйри, чумдыра...
-Ә нәрсә коткара ала?
-Бары тик акыл-аң гына. Һәм: “ничек театр сәнгатен сакларга?” дигән фикер йөртү. Театрның бит аның үз уе, аңы бар. Әгәр анда теләсә кем килеп, теләсә нинди спектакль куеп, театрның үз йөзе, рухы, мәне һәм акылы югалса, ул упкынга атлаячак...
Ә борчылыр сәбәпләр күп. Менә бүген сез “Алаша” спектакленә зал тутырып килгән укучыларны искә алдыгызмы? Аларның барсы да спектакльне наушник аша тыңлый. Татар баласы да. Бу безнең зур югалтуыбыз. Бүген күп театр җитәкчеләре: “без үзебезгә тамашачы әзерлибез, балалар өчен спектакльләр куябыз” дип мактана. Үз-үзебезне алдау түгелме? Бүген без милли сәнгатебездә зур югалтулар алдында торабыз, мактанырлык нәрсәләр бармы икән?
Башкортстанда ничектер, бездә хәзер күп театрлар балалар өчен спектакльләрне рус телендә уйный... Ә чиновниклар һаман алдалый: “телебез бетмәячәк” дип сафсата саталар. Һаман да дөреслекне байрак итеп күтәреп: “Туктагыз әле, иптәшләр, болай булмый бит!” диюче юк. Әгәр мин куйган спектакльдә татар балалары татарча барган спектакльне наушник киеп тыңлыйлар икән, мин ул чиновникларга ничек ышаныйм?
Безгә берничек тә үз фикеребезне белдерүдән туктарга ярамый. Менә шул тегесен дә, монысын да “йота барганга”, әйтергә булдыра алмаганга, тормыш шушы көнгә җиткерде дә безне...
-Сәхнәгә һаман да классик әсәрләрне чыгарабыз. Бүгенге тормышта да проблемалар бихисап бит?
-Үзебез ул проблемалар эчендә яшибез бит, шуңа бу кирәкмидер дә. Бүген безгә сәнгатьне сакларга кирәк. Күрәбез бит: әдәбиятыбыз, шигъриятебез күз алдында юкка чыгып бара. Театр сәнгате дә шул хәлдә...
-Казанда да, Уфада да зур театрлар бар, аларның мөмкинлекләре дә киңрәк. Ә сез кече шәһәрдә иҗат итәсез. Үзегезне икенче сорт дип хис итмисезме?
-Юк, мин аларны уйламыйм, мин аларны белмим дә. Шуның белән бәхетлемен. Мин перифериядә яшәвем һәм иркенләп, нәкъ үзем теләгәнчә, иҗатка чума алуым белән алардан биш мәртәбәгә бәхетлерәк. Мин, авылда туган бер малай, тормыш бәйгесенә чыктым һәм үз юлымны ярып алга барам. Бер заман поезд туктар, аннан аны башка кеше алып китәр. Ә менә ничек алып китәр – анысы аның хокукы.
-Үзегезгә алмаш әзерләү турында уйлаганыгыз бармы?
-Алмашны әзерләп булмый бервакытта да. Мин моны яхшы беләм. Урынга кеше табыла, ә алмаш була алмый. Икенче Рөстәм Галиев ничек булсын ди? Һәр кешенең үз уе, үз хыяллары, максатлары була, ул шуларны тормышка ашырырга тели.
-Уфа, Казан яки рус мохитле Мәскәү, С-Петербург һ.б. зур шәһәрләрдәге тамашачылар аерыламы?
-Шундый нәрсә бар: тамашачы яки бар, яки юк. Иң мөһиме: театр бармы? Театр булса, тамашачы була. Шәһәрләр генә үзгәрә, тамашачы – юк. Кешеләрнең, кайда гына яшәсәләр дә, уй-фикере охшаш: аларны бердәй әйбер борчый, бер үк нәрсәләр шатландыра...
-Сезгә татарча яза белгән драматурглар, актерлар, фикерли белгән тәнкыйтьчеләр җитешәме?
-Хәзер театраль белемне бирмиләр диярлек, чөнки әдәбиятны укыта алмыйлар. Театрга эшкә килгән яшьләр хәтта Мостай Кәрим һәм Туфан Миңнуллинның кем икәнен дә белмәсен әле? Бу нәрсә була инде? Бу нинди актер?
Аларны өр-яңадан укытырга туры килә. Мин, спектакль кую белән беррәттән, артистлар өстендә дә эшләргә тырышам. Аларны үстерү өчен спектакль вакытында тегесен өстим, монысын кушам, шулай итеп аларның рухын, күңелләрен үстерәм. Бөек Тукайның туган көнендә Уфада булырга туры килгәч, шагыйрь һәйкәле каршында безнең артистлар искиткеч шигърият бәйрәме оештырды. Халык гаять күп җыелды һәм яныбызга килеп: “сезнекеләр шигырьләрне искиткеч югарылыкта укый, зур рәхмәт”, диделәр. Бу безнең өчен зур бәя!
Драматургларга кытлык бик зур, мәгънәле әсәрләр табу авыр. Тәнкыйть мәсьәләсенә килгәндә инде, хата эзләүче күп ул. Ә менә спектакльне тирәнтен анализлаучы, театр һәм актерлар үсешсен өчен тырышлык салучы чын тәнкыйтьчеләр бездә күптән инде юк...
-Башкортстан тамашачысына теләкләрегез?
-Дөньялар тынычлансын иде һәм һәр кешегә саулык, камил акыл телим.
Гөлара Арсланова.
"Өмет" - газетасы.
27 май 2023 ел