Татарстанның халык артисты Рөстәм Галиев - татар сәнгате дөньясында аерым һәм үзгә урын алып торучы киңкырлы шәхес. Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе безгә актер, режиссер, драматург һәм ничектер башкалардан күпкә аерылып торган иҗатчы буларак кадерле. «Туфан самавыры» сәхифәсендә Рөстәм Галиевнең бер үк вакытта аксакаллар кебек фикер йөртүе, шул ук вакытта яшьләргә хас кайнар хисле булуы сок-
ландырды.
Әле күптән түгел генә аның «…Чаклар» дигән күләмле китабы дөнья күрде. Әлеге китапта автор үзенең уй-фи- керләре, иҗаты, язмышы белән бергә данлыклы чордашлары турында да бәян итә.
Мин баләкәйдән атлы мохиттә ускән кеше. Әтиебез урманчы
булганлыктан, өйдә атлар асрый идек. Үсмер чактан укат күзләрен кызыксынып күзәттем. Кеше күзләре белән чагыштыра идем. Ат күзләре - башка. Аларда ниндидер аңлатып бирә алмаслыктирәнлек бар! Яшәештә даат күзләредәй карашларны эзлим, тәңгәлләштерәм. Кайбер карашларда атларныкына хас тирәнлек бардыр сыман… Зарлы тай - ул минем дөньям! Вакыт-вакыт, шул Зарлы таема атланам да, үз деньяма «чабам». Үземә бикләнәм. Минем эчке дөньям, эчке халәтем бар. Бу һәркемгә таныш халәт, һәр кешенең үз дөньясы, үзенең зарлары, атланып чабар Зарлы тае бар. Шул тайга атланып, нәрсәдер эзлибез, табабыз, югалтабыз… Эзлиселәремне эзләп, Зарлы таем, ашкынып, жиде кат жир өсләрен үтә кебек. Сигезенче катларга менеп җиткәндәй хис итәм үземне. Анда бар да тәмле итеп туган телдә сөйли, туган телдә җырлый. Халык җырлары, «Кара урман»нар, «Олы юлның тузаны», «Су буйлап», «Тәфтиләү»ләр яңгырый, аларга кушылып, бүгенге заман җырларының затлылары урын ала…
НИНДИ ГЕНӘ СПЕНТАНЛЬ КУЙСАН ТА, НИНДИ ГЕНӘ ЭКСПЕРИМЕНТ ЯСАСАК ТА, ТАТАРНЫҢ ЭЧНЕ РУХЫН БЕЛМӘСӘН, УЛ БЕЗНЕҢ ЗУР ЯЛГЫШЫБЫЗ БУЛЫР. МИЛЛИ, МОҢЛЫ СПЕКТАКЛЬЛӘР - ТЕАТРЫБЫЗНЫҢ БАЙЛЫГЫ.
Яшь вакытта бик бунтарь идем. Бунтарьлек тәрбиядән киләме, ишле, ун балалы гаиләдә үскәнгәме? Берәр эшне эшләмәсән, абыйлардан көн дә эләгә иде. Шулай, кечкенәдән бунтарьлек барлыкка килде. Ничәнче класста укыган чак булгандыр, без түбән оч лагерын төзедек. Ул бик зур лагерьга әйләнде. Командирлык даны чыкты минем. Командир буларак, авылның йөздән артык баласын шул лагерьга җыйдым. Без субуйларында землянкалар казып, агачлар кисеп, аларның түбәләрен ябып, биш-алты зур штабквартира ясадык. һәр малайга эш бүленгән. Безнең лагерь бер дәүләт кебек иде. Ул дәүләтне шундый иттереп төзедек, анда бар нәрсә тәртиптә булды. Лагерьдагы тәртипне бозган кешене җәза көтә. Әләкчене суга батырып алабыз, яныбызга кире китермибез. Кичергән чаклар да булды. Шулай кичерә белүнең кеше өчен иң затлы сыйфат икәнен мин олыгайгач аңладым.
Безун бала үстек. Әниебез - герой ана, «Ана даны» медале иясе. Әти белән әни сүзгә килсәләр, әни: «Геройга каршы сүз әйтәсеңме әле?»- дигән була. Әти дә җавапсыз калмый: «Мин сине герой ясадым» - ди. Шулай матур, кызык итеп сүз көрәштереп алалар. Әти сугышта разведчик булган, «тел» урлаган. Татар, рус, чуваш, немец телендә чиста сөйләшә иде. Аларны сугышка алуга, ябып куеп, беркая да чыгармыйча, немец телен өйрәткәннәр. Соңыннан да тәржемәче итеп, район үзәге Норлатка алып китәләр иде, андагы шикәр заводына немец килеп йөри торган булган. Сәхнә иҗатымда, куйган спектакльләрдә Ана образын тудырганда күз алдымда әнием «җанлана». Образның уңышы өчен үз әниемә хас көчле энергетика, тормышка булган мәхәббәтнең җитмәвен тоемлыйм да, җиң сызганып, гаҗәеп олы эшкә - нәкъ менә шул сыйфатларны «сурәтләргә» алынам… «Ай тотылган төндә», «Яра», «Анам кыры», Нәгыймә» спектакльләре сәхнәгә чыкты.
Яшь вакытта еш авырый
идем. Ул авыруүземне эзләү булган икән. Эштән-иҗаттан аерыла алмыйча газап чигәм; торсам да, ятсам да шул гына. Ә ул психологик тотнаксызлыкка китерә, депрессия башлана. Шундый вакытта туктап торырга урын кирәк Мине умартачылык коткарды. Умарта кортлары янында үземә тынычлык табам. Умартачылыкта табигать белән бер сулышта яшисең. Табигать көч бирә! Яшәү көче, иҗат көче, рухи кеч хисле итә, күңелне үзгәртә. Урмандагы бар нәрсәгә башка күз белән карый башлыйсың. Хәтта аяк астындагы еланнар да «дустыңа» әверелә. Элек ишетеп кенә белсәм, хәзер инандым: елан бервакытта да үзе башлап сиңа тими, ә адәм баласы бер-берсен «чагарга» гына тора.
Гаилә эчендә туган тел мөнәсәбәте сәяси форма алуга шаккатам, андый мәсьәлә кузгалырга да тиеш түгел бит, югыйса! Без татар балалары - нинди тел проблемасы булырга мөмкин?
Милләтне ясау шаукымы көчәя бара. Аны яшәтмиләр, нәкъ менә тышкы кабыгын гына әвәлиләр. Аның тышкы кабыгын түгел, эчке дөньясы хакында уйлаучылар юк дәрәҗәсендә. Күпме акыл иясен биргән гореф-гадәтләрне саклаган авыллар юкка чыга. Иҗат кешесенең бурычы - әнә шул җирлекне саклау. Халыкның рухы исән булганда гына, милләт замана агымында үзен кактырмыйча яши ала.
АДӘМ БАЛАСЫ ЯШӘГӘНДӘ УЛ АНЛЫКТА- ЧИСТАЛЫКТА ЯШИ АЛМЫЙ, АНЫ ДӨНЬЯ, ТОРМЫШ, ҖӘМГЫЯТЬ ПЫЧРАТА. ДӘ ЮЫНЫП ТОРЫРГА ТУРЫ КИЛ. ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ГЕНӘ ТҮГЕЛ, ЖАННЫ ДА, КҮҢЕЛНЕ ДӘ ЧИСТАРТЫП ТОРУ КИРӘК.
Марсель Селимҗановның бер бик күркәм сыйфаты турында әйтим әле: ул шәкертләрендә татар әдәбиятына мәхәббәтуятты. Марсель абый дәресне башлаганда тамак кыра да: «Кая анда, «Казан утлары»нда Аяз Гыйләжев нәрсә бастырган?» - ди. Без, сабактан соң дәррәү, бу язучының әсәрен эзләп чабабыз. Киләсе дәрескә Аяз абый укылган! Икенче очрашуыбызда остаз, хәйләкәр елмаеп: «Мөхәммәт Мәһдиевнең яңа китабын нәшер иткәннәр. Кайсы кибеттә сатыла икән?» - ди. Без тагын кармакка эләгәбез, Мәһдиевне укырга тотынабыз. Ахырдан да безнең дуслык жепләре өзелмәде, Казанга барсам, остаз янына сугыла идем. Ул миннән фикеремне сорый: «Фәлән спектакль ничегрәк?» - ди. Мин ялагайланмыйм, яхшы икән - яхшы, дим, начар икән - начар. Ул ачуланмый. Матур кеше иде Марсель ага! Анда зурлык бар иде, һәм, Туфан абыйлар яшәгәнгәме икән, чоры да үзгәрәк иде.
Бала вакытта әле «режиссер» дигән кеше барлыгын беребез дә белми. Хәер, режиссер дигәнне мин әле хәзер дә анлап бетермим, анысы. Әллә бууйлап чыгарылган, табигый булмаган профессияме икән, дип тә шикләнеп алам. «Минем вакыт-вакыт режиссер буласым килми», - дигәнмен бер әңгәмәдә. Тик бүгенге замана театры режиссерсыз була алмый. Бөлки, режиссерсыз заман иреклерәк тә булгандыр, рухи дөреслек белән, ирек белән баргандыр. Кешене ирегеннән мәхрүм итүнең бер төре бит ул режиссерлык, хәзер шул күңелемә кереп бара. Буүземнең фикер, беркемнеке дә түгел. Киләчәк театры бәлки, бөтенләй башка форматта булыр, кем белә…
Театр - халыкның эчке энергетикасын саклаучы. Әгәр дә без аңа күңел белән
бирелмәсәк, милләтне саклаутурында сүз дә була алмый.
Бүген әллә нинди формадагы спектакльләр бар. Ләкин тамашачыбыз күңеленә җавап бирә торган, үзебезнең җырларыбыз, гореф- гадәтләребезне эченә алганнары күбрәк булырга тиеш. Бу- безнең бурычыбыз. Нинди генә спектакль куйсак та, нинди генә эксперимент ясасак та, татарның эчке рухын белмәсәк, ул безнең зур ялгышыбыз булыр. Милли, монлы спектакльләр - театрыбызның байлыгы.
Безнең халыкның гаҗәеп бер күңел бизәге бар - ул нәзер әйтү. Кешеләр һәрвакытта да ниндидер бер ышаныч белән яшәргә тиеш. Без үскәндә берәр йогышлы авырувакытында «чирем китсә, укырга керә алсам, башланган эшем уңышлы булса, Иске авыл зиратына бура куяр идем» дип нәзер әйтү бар иде. «Нәзер тотар» дигән курку белән, адәм балалары әйткән нәзерләрен үтиләр иде. Без, малайлар да исән- сауунынчы классны тәмамлагач, урманга барып, агач кисеп, бура бурадык. Аны зиратка алып кайтып, авылның бер динле бабасыннан дога укытып, кабер өстенә урнаштырдык. Авыл башка урынга күченеп киткәч, зираты югалмасын өчен эшләнгән бик борынгы гореф-гадәт булган ул бура бурау.
Адәм баласы дөньяга пакь булып туа. Ә яшәгәндә ул аклыкта-чисталыкта яши алмый, аны дөнья, тормыш, җәмгыять пычрата. Көн дә юынып торырга туры килә. Үз-үзеңне генә түгел, жанны да, күнелне дә чистартып тору кирәк. Хәтта, акылны да… Җирдән киткәндә ару булып китәр өчен, дим!
Мөршидә Кыямова әзерләде.
"Идел" - журналы.
Май саны 2023 ел.