Узган атнада Түбән Кама милли-мәдәни тормышы вакыйгаларга бай булды. Шуларның берсе - Туфан Миңнуллин исемендәге Татар драма театрында Татарстан Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Ркаил Зәйдулланың 60 яшьлек юбилеена багышланган «Ркаил мәгарәсе» дигән иҗат кичәсе.
Шунысын да искәртү урынлы булыр: ул көнне республика башкаласы Казаннан Түбән Камага «язучылар десанты» - бер төркем каләм ияләре килеп, истәлекле урыннарны карадылар. Аерым алганда, алар Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә, Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә, халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов музеенда булып, иҗат һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән очраштылар.
Кичен шул ук язучылар Татар дәүләт драма театрында Р.Зәйдулланың иҗат кичәсендә дә катнаштылар. Ул көнне залда танылган шәхесләр, шәһәр җитәкчеләре, әдәбият һәм сәнгать әһелләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре шактый иде.
Тамашачыларга баштан театрның кече залында мәшһүр рәссам Әсхән Фәтхетдиновка багышланган «Ияләр» документаль фильмы һәм сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтелде. Алга таба кичәнең тантаналы төп өлеше олы залда дәвам итте. Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Нәгыймә» спектакленнән өзек карагач, иҗат кичәсен алып баручы, драма театрының баш режиссеры, Татарстанның халык артисты Рөстәм Галиев Ркаил Зәйдулланы сәхнә түренә чакырды.
Әлбәттә, язучыга бирелгән беренче сораулар туган йорт, туган нигез, ата-ана, гаилә җылысы, туган төбәккә кагылышлы булды. Тора-бара сораулар катлауланды: язучы-шагыйрь булып китүенә нәрсә этәргеч биргән, ничек ул - гади бер авыл малае шундый танылу алган, өстәвенә, Татарстан Язучылар берлеген җитәкләүне дә аңа ышанып тапшырганнар? Ул әле Дәүләт Советы депутаты да. Әлбәттә, булдыксыз кешегә шулкадәр зур җаваплылык йөкләмәс- ләр иде. Димәк, каләмдәшлә- ренең, халыкның ышанычы зур. Хәер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем, Муса Җәлил премиясе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе юкка гына бирелмәгәндер?!
Тамаша залында, хөрмәтле кунаклар арасында, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин да бар иде. Ул сәхнә түренә чыгып, әдипне юбилее белән котлады. «Халкыбыз сезнең иҗатыгызны ярата. Иҗат кешесе өчен иң зур бәхет - үзенең әсәрләрен халыкка, яшь буынга җиткерү. Сезгә киләчәктә дә милләтебезгә тырышып хезмәт итәргә һәм хезмәтегезнең нәтиҗәсен күрергә язсын» - диде ул. Шушы кичәнең матур истәлеге итеп, Түбән Кама үзәк мәчетенең кечерәйтелгән макетын бүләк итте.
Казаннан килгән танылган язучылар Вахит Имамов, Вакыйф Нуриев, Факил Сафин, Ләбиб Лерон, Газинур Морат, Зиннур Мансуров, Илсөяр Ихсанова, Лилия Гыйбадуллинаның да каләмдәшләренә әйтер теләкләре бар иде.
Котлау чыгышлары җыр- моң һәм нәфис сүз белән үрелеп барды. Тамашачылар алдында Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар драма театры артисты Рәис Галиев һ.б. чыгышлары кичәгә ямь өстәде. Ркаил Зәйдул- ланың шигырьләрен шагыйрь үзе һәм театр артистлары башкарды. Кичә «Туган тел»не бергәләшеп җырлау белән төгәлләнде.
Кичә тәмамлангач, Ракил Зәйдулла белән очрашып, кичерешләре, фикерләре белән уртаклашуын үтендем.
- Түбән Кама тамашачысы белән беренче генә очрашуым түгел. Минем пьесам буенча куелган «Нәгыймә» спектаклен сәхнәгә әзерләгәндә дә һәманың премьерасында да Түбән Кама Татар драма театры артистлары белән еш аралашырга туры килде. Шулардан чыгып, миндә тү-бәнкамалыларга карата матур фикер калды. Биредә милли жанлы, мәдәниятле, әдәби- мәдәни кыйммәтләрне бәяли белүче күркәм кешеләр яши. Һәм бүгенге иҗат кичәм Түбән Камада һәм нәкъ менә шушы театрда узуы минем өчен зур горурлык, - диде мөхтәрәм кунак.
Һәм, әлбәттә, аның бу теләкләрен «Туган як» аша газетабызны яратып укучы түбәнкамалыларга җиткерәбез.
Фәрит Имамов.
"Туган як" газетасы.
25.02.2022.