Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Уйланырлык уйлар бар...

Әле күптән түгел генә шәһәребезнең Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театрында, үзенчәлекле премьера, «Ияләр» биографик драма-эссесын карарга насыйп булды.

Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Россиянең кече шәһәрләре театрлары» федераль проекты ярдәмендә куелган һәм Татарстанның халык рәссамы, сынчы, Әхсән Фәтхетдинов иҗатына, истәлегенә багышланган. Спектакль, бик матур итеп җылы мөхиттә, кече залда башланды да, төп залда дәвам итте. Дөнья, Җир-ана, табигать, матурлык, (шул ук вакытта гамьсезлек), иясез калган авыллар, адашып йөрүче ияләр, һ.б. болар барысы да кешелек белән бик тыгыз бәйләнештә. Спектакль дәвамында ияләр һәм төп рольне башкаручы, режиссер - Рөстәм Галиев, рәссам сүзләре белән дөнья матурлыгын, сафлыгын, табигать белән бергәлекне, халык бәлаләре турында тамашачыга җиткерергә омтылды. Театр артистларының сюжетларны үзләре аша кичереп, көчле хисләр белән башкарулары тамашачыларның күңелләрен тетрәндерде, уйланырга мәҗбүр итте.

Театр коллективына алга таба да иҗади уңышлар, яңадан яңа премьералары белән тамашачыны куандырып торсыннар, иҗат чишмәләре саекмасын. Театрда заллар һәрвакыт тулы булып, җитәкче Рөстәм Вәлиәхмәт улы әйткәнчә матурлык булдырып, саулыкта эшләргә, иҗат итәргә насыйп булсын!

Резидә Вәлиева, 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре.

"Туган як"- газетасы.

11 март 2022 ел.