"Юра юмор"лы иҗат
- Юра, сәләтең кемнән күчкән? - Әнием Гүзәлия - Балтач ягыннан абыстай кызы. Әни дә, әти дә мәктәптә укыттылар. Яшьли икесе дә биегәннәр. Әти -"аяклы
кәмит", авылның шук абзые.
- Рәсемгә дә кулың ята, тактадан сыерчык ояларын да матур ясыйсың. Бу һөнәрең сәхнә өчен дә ярап куйган. - Әти балта остасы, кул эшенә дә оста. Әни дә кул эше тота. Шуларга охшаганмын, күрәсең. Мәктәптә хезмәт дәресендә агачтан бизәкләр кисәргә өйрәнгән идек. Ул тормышта бер мавыгуыма әйләнде. Театрда да кирәге чыкты - "Нәзер" спектакле өчен шкатулка ясадым, зур агач кашыкны уеп бизәкләдем. Н.Угаринның "Ярсыз ярлар" спектакле өчен агач беседканы да үзем ясадым.
- Килешсез якларың? - Үземнең үземә үк ошамаган якларым күп инде ул. Тора-ба- ра ошамый торган якларым тагын да күбәя. Нәрсә дә булса эшли башлап та, тукталып кала торган гадәтем бар. Гел фикердәш, гел иптәш кирәк, шунсыз күп әйберне эшли алмыйм. Үземә зыян китерә торган гадәтем әти-әннидән киләдер - алар кебек үк, гаделсезлеккә битараф була алмыйм. Эштә дә түзеп тормыйм, килеп чыккан начарлыкларны әйтәм. Роликларның да күбесе миңа файда китерми инде, әмма әйтмәсәм дә булмый.
- "Юра юмор"дагы видеоларны язылып караучылар ун
меңнән артып киткән…
- Видеоларны үзем эшли - үзем уйныйм, үзем төшерәм, үзем карыйм, дигән кебек. Аларны әзерләүдә хатыным булыша. Ул мавыгуыма мөнәсәбәте башта җитди булмаган бер уенга караган кебегрәк кенә иде. Гүзәл акыллы фикерләр әйтә, аның сүзләренә дә колак салам. "Юра юмор"ны күргән Колумбия татарларына кадәр рәхмәт җиткерәләр. Иҗат белән уртаклыгына килгәндә, мин шушы өлкәне генә
яратам дип яшәп булмый. Бер көнне - берсе, ә икенче көнне икенчесе белән шөгыльләнеп тору бер-берсенә бәйле үсеш китерә.
- Акчага мөнәсәбәтең? - Кемгәдер 10 сум да җитә, кемгәдер 100 мең дә аз. Хыялларны тормышка ашыру, иркенлеккә чыгу өчен акча кирәк. Шуңа да тормышта тырышасың инде… Мавыгып, хобби буларак, хыялланып, үҗәтләнеп эшләгән эш үзенән-үзе акча китерә. Син аны үзен өчен түгел, халыкка дип эшлисең. Башта бушка була, аннан үзеннән-үзе түләве дә барлыкка килә.
- Юраның сәхнәдә уйнарга теләгән роле?
- Шушы рольне уйнар идем дигән фикер юк. Шулай да, "Сүнгән йолдызлар"дагы Фәрхи әби… Соңыннан да, хәзер бу рольне болайрак уйнар идем дип уйлаганым гел истә… - Хыялың?
- Бөтен кешенең дә хыялы бер инде ул - макталу. Нарасый чакта, күкрәк сөте белән тукланганда ук, әниләр "молодец, балам" дип үстергән кеше заты генетик яктан ук макталуга, үсендерү- гә мохтаҗ. Хыялым - иҗатның кайсы гына ягын алсак та, халык яратучы, ихтирам итүче шәхес биеклегенә күтәрелү…
Юрий Павлов Түбән Кама татар дәүләт драма театры оештырылган вакыттан башлап гел шунда уйнагандыр кебек. Болай уйлар өчен сәбәбе дә юк түгел - Юраны тамашачы сәхнәдә туган артист итеп кабул итте, яратты. Күк тирәнлегендәге иң якты йолдыз балкышы янәшәдәге йолдызлар нурын тоныкландыра. Шуның шшкелле, яшьлек ялкыны белән Юра театр сәнгатенә таш- кындай килеп кушылды да, уенындагы җиңеллек, шуклык-ша- янлык белән, тамашачыны үзенә каратты. Ул сәхнәгә әле чыгып кына килә, ә тамашачының авызы ерыла башлый…
Театр сәхнәсендә җирле газетаның бер кичәсен оештырга- ныбыз истә. Юраны да чыгыш ясарга күндердек. Барысы да сценарий буенча тигез-шома барсын өчен, катнашучылардан үз чыгышларын кат-кат кабат- лата торган начар гадәтем бар иде. Тик Юра бер репетициядә дә булмады. Кичә башланды. Башкалар өчен түгел, аның чыгышы өчен борчылам. Кармак күтәреп, Юра сәхнәгә чыкты. Ул бер балык та тота алмаган балыкчыны уйнады. Уенының башыннан ахырына кадәр бер авыз сүз дә әйтмәгән килеш, хәрәкәте, кыяфәте, ым-ишарәләре белән, үзен искиткеч пантомима остасы итеп күрсәтте Юра. Егыла-егы- ла көлгән тамашачысын тәмам үзенә гашыйк итте. Балык то- та-тота, өс киемнәре бер-бер артлы кармакка кабып читкә очкан Юра, иң соңыннан, "семейный" трусиктан гына калды. Балыкчы азартыннан айнып, үзенә күз салгач, секундлар эчендә кыяфәте аптыраудан - оялуга, аннан - ваемсызлыкка, соңыннан шуклыкка алмашынды. Ахырда, галәмәт озын кармагын күтәргән килеш, атаклы лунный поход- ка"сы белән, елмая-елмая, сәхнә артына кереп югалды. Ә зал көлү катыш алкышларга күмелде… Комик рольләрне дә, җит- диләрен дә югары дәрәҗәдә оста башкаручы бу керәшен егете Түбән Кама театрына 2007 елда килә. Киров шәһәрендә туган малай кечкенә чакта, әтисе Виталийның Балтач ягындагы туган авылы Субашка күченәләр. Мәктәптән соң, Казан театр училищесында белем ала. Егерме яшендә Түбән Кама татар дәүләт драма театрында эшли башлый. 2013 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган Юрий Павлов - Россия театр эшлеклеләре союзы члены. Татарстан хөкүмәтенең иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләренә ярдәм итү йөзеннән бирелә торган Гранты иясе дә әле ул.
Башкарган рольләреннән, Т.Миңнуллинның "Яшьлек белән очрашу" моңсу комедиясендә - Айдар, ә "Нәзер"ендә - Хикмәтулла, Н.Гыйматдино- ваның "Бүре каны"нда - Торна Салихы, Ф.Достоевский әсәре буенча куелган "Сакаллы сабый" спектаклендә - Мышкин, Л.Леронның "СыСыСыРда ясалган…нар"ында - Кафил, Б.Васильевның "Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде…" повесте буенча сәхнәләштерелгән спектакльдә - старшина Васков, А.Остров- скийның "Бирнәсез кыз"ында - Сергей Паратов, Р.Галиевнең "Кадер кичәсе"ндә - зират Каргасы, А.Ивановның "Гөнаһлы мәхәббәт өрәге"ндә Павел Демидов һәм башкалар. Үзе дә, режиссер буларак, балалар өчен дистәдән артык спектакльләр куйды. Олылар өчен "Назлы- гөл"не сәхнәләштерде.
Түбән Кама театр сәнгатенең кабатланмас талант иясе Юрий Павлов гаилә пары итеп, кур- сташын, Казан кызын, чибәр Гүзәл Шәмәрданованы сайлый. Бу шәһәргә килеп, театрда эшли башлауларына ярты ел дигәндә, алар гаилә коралар.
Сәхнәдә төп рольләрдә уйнаучы хатыны турында сүз кузгаткач, Юра өйләнешкән чакларын искә төшереп алды. "Укыганда, әнием: "Ник өйләнәсең? Ничегрәк соң Гүзәл", - дип сорагач, "бик әйбәт кеше, гаиләдә яхшы әни булыр, аның белән яшәргә скучно булмас", дигән идем. Яхшы сүзләрнең теләсә кайсысы туры килә аңа. Бары икебез ике төрлерәк кенә. Гүзәл Кучкар йолдызлыгында туган, ә мин - Үлчәү, шуңа бик туры килеп бетмибез. Ул тормышта бик яхшы кеше. Гомер үткәндә бик рәхмәтле булырмын кебек тоела инде. Хәзер генә кыенрак", - дип эч серләре белән дә уртаклашты. Артист Павловлар гаиләсендә өч малай үсә: кадетлар классын-
да укучы Бәхтияр (2009 елгы) хәрби юрист булырга хыяллана, аннан ике яшь кече Билалны бокс та, футбол да кызыксындыра, яше тулып узган Баязит әлегә үзсүзле булуы белән гаҗәпләндерә. Сәхнәгә тартылу-тартыл- маулары белән кызыксынуыма, "Балалар замана агышында театрның популярлыгы юклы-
гын тоялар", дигән җавап белән чикләнде әтиләре.
Фирая МОРАТОВА әзерләде.
"Туганайлар" газетасы.
24 март 2022 ел.