Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

"Кеше булып кала алсак иде..."


Тамашачы фикере
Земфира Гарифуллина
Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театрында «Ияләр» дип исемләнгән гадәти булмаган спектакльне карагач, анда алган тәэсирләремне язарга булдым.
Спектакль шәһәребездә 30 елдан артык яшәгән Татарстанның халык рәссамы, сынчы Әхсән Фәтхетдиновның иҗатына, истәлегенә багышланган. Аның Кызыл Чишмә бистәсендә урнашкан музеенда «Ияләр» сериясеннән торган күргәзмә аерым урын биләп тора. Бу күргәзмәсе өчен Әхсән абый Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган иде. Театрыбызның артистлары әлеге күргәзмәгә нигезләп, гаять тирән эчтәлекле спектакль дә әзерләгәннәр.
Зәңгәр күк йөзен яктыртып торган йолдызлар астында күп кенә ияләрнең сыннарын күрдем. Йортиясе, урман, басу, чишмә, кое ияләре… Хәтта моң иясе дә бар иде. Чүп үләне баскан ихатада чак кына күренеп калган җимерек өйләр тасвирланган күренештәге «Ташландык авыл» ияләрен караганда йөрәк кысылып куйды.
Спектакльнең музыкасы да күңелләрне тетрәндерде. «Ияләр»не караганда яңгыраган «Карурман» көе күңелне үз эченә бөтереп алды. Әхсән абыйның ятимлектә узган балачак күренешендәге «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан» җыры балачакка кайтарып килде. Үзе һәрвакыт яратып җырлаган «Олы юлның тузаны»н тыңлаганда «Очкан кошларның эзе калмый, ә кешенең йөргән сукмагы кала» дигән гыйбарәне искә төшерде. «Сак-сок» бәете яңгыраганда алдагы рәттә утырган бер апаның күз яшьләрен сөртә-сөртә, артистларга кушылып җырлап
утырганын күрдем.
Бу спектакль куелышы, күренешләре белән күңелне уятты, кат- катуйланырга мәҗбүр итте. Сәхнәдәге Шүрәле сүзләре белән әйтсәк, «Хәзерге сәер заманда сәер булып калмасак, табигыйлыкны югалтмыйча кеше булып кала алсак, искиткеч матур туган телебезне саклый белсәк иде».
Спектакль азагында Фәридә Кудашева башкарган «Киек казлар» җыры киләчәккә якты өметләр уяткан кебек булды. Бу вакытта зур экранда куе томан аркылы нык адымнар белән залга таба атлаган Әхсән абый, тарихта тирән эз калдырган үзе кебек бөек шәхесләрне халыкның беркайчан да онытмаячагына ышанып, безне озатып калган кебек булды.
"Туган як"- газетасы
18 март 2022 ел.