Түбән Кама татар дәүләт драма театры 2012 елдан Туфан Миңнуллин исемен
йөртә. Ел саен артистлар драматургның туган көнендә якташларын спектакльләр белән сөендерә. Быел да Кама Тамагы районында 5 көн дәвамында тамашачыларга "Әлдермештән Әлмәндәр" комедиясен бүләк иттеләр. Театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев аны заманчалаштырып сәхнәләштергән. Әҗәл ролен башкаручы 29 яшьлек Алмаз Хөсәеновның уйнавын халык аеруча ошатты. Аның һәр хәрәкәтенә, кызыклы, төртмәле сүзләренә кул чабып утырды. Алмазның хатыны Нурсәнә дә шушы театрда эшли. Уллары Марсельгә дә кечкенәдән әти-әнисе белән гастрольләрдә йөрергә туры килә. "Әлдермештән Әлмәндәр" әсәрен сәхнәгә куйган вакытта кечкенә малай ролен нәкъ менә аңа ышанып тапшырганнар.
-Мин - тумышым белән Әлки районы Яңа Салман авылы егете, - дип сүз башлады әңгәмәдәшем. - Авылда мине "биюче Алмаз" дип йөрттеләр. Чөнки нинди генә бәйрәм булмасын, сәхнәгә чыгармыйча калмыйлар иде. Әтидән еш кына: "Улың кем була?" - дип сораганна- ры истә. Мөгаен, аның артист дигән җавабы фәрештәләрнең "амин" дигән чагына туры килгәндер. 12 яшемдә әтием Минсәгыйрь үлеп китте. Х сыйныфны тәмамлагач, Казанга театр училищесына укырга кердем. Диплом алгач, мине Оренбург, Минзәлә, Кариев театрлары эшкә чакырды. Хатыным Нур- сәнә белән бер курста укдык. 2014 елда икебез дә Түбән Кама татар драма театрына эшкә килдек. Ярты елдан өйләнештек. Түбән Кама минем өчен чит җир түгел. Монда туганнар яши, дәү әтием белән дәү әнием дә шунда җирләнгән. Казанга эш белән барганда да, тизрәк өйгә кайтасы килә. Безнең шәһәр зур түгел, рәхәтләнеп җәяү йөрергә була, тыныч.
- Алмаз, социаль челтәрләрдән күренгәнчә, велосипедны да үз итәсез.
- Гаилә белән велосипедта җилдерергә яратабыз. Ул үзенә күрә спорт, хобби да. Улыбызны сәламәт һәм нык итеп үстерәсе- без килә. Кыш көне гаилә белән бассейнга йөрибез.
- Чәч үстерү үзегезнең теләкме? Әллә режиссер кушуы буенча эшләнәме? - Театрда эшли башлагач, үзеннән-үзе чәчне үстерү уе килде. Хәзер күп спектакльдә чәчнең озын булуы зур роль уйнамыйча калмый. - Нәбирә Гыйматдино- "Бүре каны"нда ваның бүре, Разил Вәлиевның "Әйдә, барыйк, кызлар карыйк"та - Хаммат, Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлары"нда - егет, Мансур Гыйләҗевның "Көлмә- гез, мин үләм"дә - Радий. Бу сез уйнаган 30 рольнең берничәсе генә. Коллективка кереп китү кыен булдымы?
- Театр коллективында 24 артист исәпләнә. Бик җылы каршы алдылар. Рольләр һәммәбезгә дә җитә, спектакльләр күп куела. "Әлдермештән Әлмәндәр"дәге Әҗәл роле минем өчен җаваплы да, катлаулы да булды. Чөнки аңа кадәр баш геройны уйнаган юк иде. Әсәрне Уфадан килгән яшь режиссер Фиргать Гарипов куйды. Ул экспериментлар ясаудан курыкмады, заманчалаштырып куйдык. Халыкка ошаган икән, димәк, тырышлык юкка китмәгән. Хәзер Ркаил Зәйдулланың "Паспортлы Шүрәле" әсәрен сәхнәләштерәбез. Алла боерса, ул да уңышлы килеп
чыгарга охшап тора.
-Сәхнә кешесенә ял сирәк эләгә. Шулай да, ничек ял итәсез?
- Авылга әнием Лилия янына кайтырга яратабыз. Печән әзерләп бетергәч, иркенләп ялга китәбез. Ике ел рәттән үзебезнең машина белән Кырымга бардык. Быел Грозный, Дагыстанны күреп кайттык.
- Тамашачыгызга нинди
теләкләр теләрсез? - Балаларыгызны, онык- ларыгызны театрга алып килегез. Хәзер балалар, яшүсмерләр өчен спектакльләр күп. Театр - тормыш көзгесе. Сабыйлар кечкенәдән илаһи нурны күреп үссен, яхшылык һәм яманлыкны аерырга өйрәнсен иде.
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ, язучы.
"Ирек мәйданы"- газетасы
27 октябрь 2022 ел.