Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Фәлсәфи төсмерләр белән бизәлгән иҗат

Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театрында Рөстәм Галиевның «… чаклар»

дигән китабын тәкъдим итү кичәсе булды.

Түбән Камада Рөстәм Галиевны белмәгән татар кешесе юктыр. Ул -Татарстанның халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины.

Рөстәм Вәлиәхмәт улы шә- һәрдәшләребезгә һәм милләттәшләребезгә театр режиссеры буларак мәгълүм. Аның үзенчәлекле иҗаты күпләрнең мәхәббәтен яулады. Театр дөньясында ат уйнаткан башкала режиссерларының тешләре үтмәгән катлаулы классик әсәрләрне дә сәхнәләштерергә курыкмыйча алынуы белән генә түгел, аларны сәхнәдә бөтенләй көтелмәгән яктан ачып, фәлсәфи төсмер, икенче томыш

бирүе белән дә сокландыра ул. Кайвакыт мин, Рөстәм Галиев хезмәт юлын башка юнәлештә сайлаган булса, аның иҗаты ниндирәк булыр икән, дип уйлап куям. Әйтик, җырчы, рәссам, сынчы, музыкант, язучы?… Ләкин кем генә булмасын аның иҗаты барыбер үзәнчелекле булыр иде кебек. Язучы булса да ул Рөстәмчә «мөгез чыгарыр» иде…

Язучы дигәннән, моннан дистә еллар элек «Туган як» газетасында Рөстәм Галиевның берничә хикәясе басылып чыккан иде. Һәрбер кеше өчен аңлаешлы, җиңел телдә язылган ул хикәяләрне укыгач, шактый вакыт тәэсирләнеп, хисләнеп йөргәнем исемдә. Үзем дә әдәбиятка мөкиббән кеше буларак, бу кеше язучы булса да, театрда ирешкән уңышлар югарылыгына ирешми калмас иде дип уйлап куйганым әле дә хәтердә. Шул чакта ук аның киләчәктә китаплар чыгарырга нияте барлыгына иманым камил иде. Ә инде ниятләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсендә, Рөстәм уендагысын тормышка ашырмыйча кала торган кеше түгел. Тик ул барыбер башкаларныкына охшамаган, ә Рөстәмчә булыр иде дигән фикер күңелнең бер почмагына кереп оялды да, шул уй, үзенең серлелеге белән, ничектер, тынгылык бирмичә күңелне кытыклап тора башлады.

Һәм менә шул көн килеп җиткән, күрәсең, Рөстәм Галиевның китабы чыккан икән дигән хәбәр килеп иреште. Чыннан да, китапның исемен ишетүгә үк, аз гына да хаталанмаган булуымны аңладым: китапның исеме бик гаҗәп - «… чаклар» икән. Ни өчен шулай атаган? Автор моның белән нәрсә әйтергә теләгән? Күп нокталар урынында нинди сүзләр яшеренгән?…

Кичәне ачып, сәхнә түренә күтәрелгән китап авторы Рөстәм Галиев үзенең фәлсәфи уйлары, истәлекләре белән әнә шул өч нокта урынына куелырга тиешле сүзләр һәм аның китап укучы өчен җиде йозак артына яшерелгән серен ачыклаудан башлады. Карап торышка ук шактый саллы китап нәрсәгә багышланган? Бәлки, автор анда балачагын, ә бәлки, һәр нәрсәгә соклана торган үсмер елларын, беренче эчкерсез саф мәхәббәт хисләре кичергән яшь чакларын сурәтләгәндер?… Әллә соң театрга тәүге адымнары, сәхнәдәге беренче рольләре хакында яздымы икән?…

Рөстәм Галиев сәхнәдә йөре- нә-йөренә, әкрен генә, ипләп кенә тамашачыны әнә шул «чаклар»ына алып кереп китте: бала чаклар… үсмер чаклар… яшь чаклар… студент чаклар… кызлар озатып йөргән чаклар… Минзәләдәге чаклар… Түбән Камага килгән чаклар… театр оештырам дип «җенләнеп йөргән» чаклар… Күрче, кеше тормышында әнә ничек күп икән бит «чаклар».

Авторның үзе турында автобиографик китап түгел бу. Андагы язмаларның күбесе Рөстәмнең үзе турында булудан бигрәк, аның янәшәсендәге кешеләр турында икән ләбаса. Балачакта бергә уйнап үскән малайлар, авылдашлар… Яшьлек елларында беренче мәртәбә гашыйк булган чуваш кызы Таня… Студент чагында группа- дашлары, театр труппасында- гы артистлар һ.б. - һәрберсе турында аерым-аерым кызыклы язмалар…

Китап тәкъдим итү кичәләрендә булгалаганым бар. Гадәт-

тә, алдан сценарийга кертелгән кешеләрнең чыгышлары һәм алып баручыларның язучының биографиясен тәфсилләп сөйләү, «Бу китапны ник яздың?» - дигән кебегрәк шаблонга әйләнгән сорауга җавап һәм берничә җыр-бию белән узалар иде алар. Ә Рөстәм Галиевның анысы да үзенчәлекле булды. Тагын кемнең китабын тәкъдим иткәндә шулкадәр күп тамашалар куелды икән сәхнәдә?! Хәер, монысы да аңлашыла: кемгә- кемгә, режиссерга ул яктан иркенлек - спектакльләрдән өзекләр дисеңме, әкият герой- ларымы?… Кичәнең башыннан алып ахырына кадәр пластик хәрәкәтләре белән сәхнәдә мәш килгән, ара-тирә залга - тама-

шачылар янына да сикереп төшкәләгән Шүрәле үзе генә ни тора!

Залда республикабыз башкаласы Казаннан һәм Башкортстаннан килгән мөхтәрәм кунаклар бик күп иде. Әлбәттә, алар арасында сәхнә түренә күтәрелеп, чыгыш ясарга теләүчеләр дә аз булмады. Китап авторына матур теләкләрен җиткергән мәртәбәле кунаклары арасында Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин, Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, директоры Илфир Якупов, язучы Салават Юзеев, театр белгече Нияз Игъламов, республика театрлары җитәкчеләре, артистлары бар иде…

Хәзер инде, шушы китап чыккач, Рөстәмнең театр режиссеры гына түгел, ә күпкырлы шәхес икәнен дә белдек. Аның китабы аркылы кечкенә вакыттан ук атлар яратуы, хезмәт белән тәрбияләнеп үсүе, бераз шуграк, шул ук вакытта туры сүзле булуы, гармунда уйнавы, умартачылык белән шөгыльләнүе, гомумән, шушы көнгә кадәр Түбән Кама тамашачысына мәгълүм булмаган бик күп сыйфатлары ачылды. Ә иң кызыклысы, әдәбиятка ул кечкенәдән үк гашыйк икән бит. Кулына китап килеп эләксә, аны укып чыкмыйча күңелендә тынгылык тапмаган. Һәм менә нәтиҗәсе…

Кичәдә танылган артистлар

башкаруында бик күп җырлар яңгырады, тамашачылар яратып өлгергән спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде - кыскасы, күңелсезләнергә урын булмады. Иң мөһиме, кичәдән киткәндә күпләрнең кулында «… чаклар» китабы иде. Мин дә, кулыма алган шул китапның саллы авырлыгын тоеп, һәм бик тиздән аны уку бәхетенә ире- шәчәгемне уйлап, матур хисләргә бирелдем.

Фәрит Имамов, язучы.

"Туган як" - газетасы

23 декабрь 2022 ел.