Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Бу китап күңел дәфтәрем

Татарстанның халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе, М. Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты, Түбән Каманың мактаулы гражданины, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиевның «…Чаклар» дип исемләнгән үзенчәлекле басмасы китап укучылар хозурына

тапшырылды.

Тәкъдим итү кичәләрендә республикабызның күренекле мәдәният

һәм сәнгать әһелләре, авторның якташлары, туганнары катнашты.

Китап туды - Рөстәм Галиев тарафыннан язылган «…Чаклар» китабы! Китап бәйрәме авторның туган ягы Киек-ле авылында, Нурлат шәһәрендә башланып китте. Туган төбәгенә рухи бүләк булып иреште бу басма. Авылдашлары, сыйныфташлары, туганнары, нурлатлылар, авторның якын дуслары - Нурлат шәһәре телевидениесе хезмәткәрләре «Рөстәмнең китап язуын бик көткән идек, өметләр акланды» дип чын ихластан сөенделәр. Туган җирдән ирешкән котлаулар, якташлары һәм район җитәкчелеге исеменнән Линар Маняпов җиткергән җылы сүзләр, яңа китапка юлланган хәер-фатыйха автор өчен иң олы куаныч! «Рөстәмнең туган авылында булдым. Андагы иркенлек, чишмәләр, Чирмешән елгасы! Аның иҗади киңлеге, тирән фикерле кеше булуы туган авылында тагын да ныграк ачыла, - дип сүз алды Халык язучысы, Тукай бүләге иясе, китапның редколлегия әгъзасы Ркаил Зәйдулла. - Китап чыннан да уникаль. Битләрен ачкан саен Рөстәмнең язучы, шагыйрь булуы ачыла бара. Иөрәккә үтә, күңелгә кереп урнаша торган гаҗәеп хикәяләре урын алган. Алар озын түгел, кыска- лыкта - осталык бит. Кайсысы үйлан- дыра, кайсысы күңелгә шулкадәр яктылык өсти - шаккатып куясың. Әгәр дә ул театр юлыннан китмәгән булса, күптән Язучылар берлегендә булыр иде. Китап битләрендәге фотоларда - театр дөньясы, язмаларында - театрга, үз артистларына, аларның иҗатына мәхәббәте».

Якташларының «безнең Рөстәмебез бит бу!» дигән горурлык катыш соклану хисләре, шул төбәккә хас җылылык белән үрелеп башланган китап бәйрәме  Түбән Кама театрында дәвам итте. Тамашаның үзенчәлекле хуҗасы милли Шүрәлебез килгән кунакларны, сәнгатькарьләрне сәхнә түренә әйдәде. Театр артистлары китаптагы хикәя-нәсерләрдән өзекләрне җанландырды.

«Минем яшәешем моңнан, сагыштан, җил-давыллардан, ыңгырашу- саташулардан, иҗаттан, сәхнә манза- раларыннан тора. Төрле чаклар бар: яшь чаклар, артист чаклар, сәхнәдә чаклар, иҗатта чаклар… Тукталган чаклар, уйланган чаклар, сагынган-юксынган чаклар, елаган, җырлаган, шатланган чак-лар, сакалым белән фикерләшкән чаклар… Менә шул чакларымның барысы да китабыма язылды. Гомерем буе, дисбе тезгәндәй, кәгазь битләренә төшереп барган яшәеш фәлсәфәм сәхнәдә иҗат ителгән образлар аша тамашачыга җиткергән фикерләрдән, спектакль тәнәфесләрендә туган хисләрдән, иҗатта ашкынып яшәлгән гомернең туктап торган мизгелендәге уйланулардан үрелгән. Бу китап - күңел дәфтәрем!» - дип дәвам итте бәйрәмне китапның авторы. Аның

«Бәхет», «Уяну», «Җан тынычлыгы» нәсерләрен үтемле итеп сөйләве милли моңнары белән үрелеп барды. Сәхнәдән яңгыраган татар-башкорт җырлары Рөстәм Галиевның әдәби дөньясы түренә бөтереп алып китте, күңел Киекле болыннарында да йөрде, далаларны да иңләде, тауларга да менде. Сәхнәгә күтәрелгән кунакларның күңел кичерешләре дә кичә рухына тәңгәл килде: Илфир Якупов, Г. Камал театры директоры: «Нәкъ әле генә бу бәйрәмдә яңгыраган җырдагыча, синең күңелең - урман, ә театры- бызга карата мәхәббәтең - буран».

Фәрит Бикчәнтәев, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай бүләге иясе: «Синең татар театры сәнгатендә үз урының, үз юлың бар. Син - аерым бер үзенчәлекле шәхес, үзеңчә уйлыйсың. Режиссёр булудан тыш, син - философ та, шагыйрь дә!»

Нияз Игъламов, театр белгече, тәнкыйтьчесе, китапның редколлегия әгъзасы: Рөстәм Галиев китабы мәдәниятебезнең иң затлы өлкәсе - татар театр сәнгате турында.

«…Чаклар»да дөньяга үзенчәлекле караш, бик төпле шәхес тарафыннан әйтелгән фикерләр тупланган. Аның күп ачышлары алда әле дип саныйм. Хәзер барыбыз да гаджетлардан күз алмыйбыз. Китапны зурлап тәкъдим итү традицияләре дә юкка чыгып бара. Бүген сәхнәдә бик кирәкле, үзенчәлекле бәйрәм оештырылган. Китап бәйрәме өчен рәхмәт сезгә, түбәнкамалылар!»

Мансур Гыйләҗев, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе: «Бу китап-альбомда сәхнә тарихыбыз битләре! Күпсанлы фотоларда театрның иҗади мизгелләре генә түгел, ә бөтен ил язмышы да чагыла. Күпме сәнгать әһелләре, артистлар, укытучылар турында язылган, күпме спектакльләр турында сөйләнгән.»

Салават Юзеев, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе: «Әти сине бик яратты. Сез дуслар идегез. Хәзер безнең дә иҗат юлларыбыз очрашты. Алга таба барасы юлларың якты булсын». 

Газинур Морат, Халык шагыйре, Тукай бүләге иясе: «Безнең Рөстәмебез яңалыкка омтылып, яңа чишелешләр табып, үз ана телендә югары кимәлдә иҗат итә белүче гаҗәеп үзенчәлекле режиссёр, актёр. Әлеге китап та талантның ачык бер чагылышы».

Әлеге манзаралар өр-яңа китапка хас хуш исләр килеп торган битләрне тизрәк ачып уку теләген көчәйтте. Китапның редакторы Найлә Сабирова «…Чаклар» китабының затлы басма булып дөнья күрүен ассызыклады. Китапның тагын бер үзенчәлеге турында әйтеп үтте, аның битләренә урнаштырылган QR-кодлар аша театр сәхнәсендә куелган «Бүре каны», «Кадер кичәсе», «Яра» кебек популяр спектакльләрне, Рөстәм Галиев һәм театр артистлары катнашындагы телевизион тапшыруларның видео- вариантларын карарга мөмкин. Театр җанлы тамашачыбыз Түбән Кама муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы Рамил Муллин җылы котлау сүзләрен җиткерде: «Балачакта олы юл тузанында аяк эзе төшереп уйнап йөргән Рөстәм Галиев олы гомер юлында зур эз калдыра. Аның тормышы, иҗаты Түбән Кама белән бәйле. Биредә ул үз юлын булдырды, шәһәргә үз төсен кертте. Ул башкалардан аерылып тора. Аны кемнәрдер яратып та бетерми. Хыялый, сәләтле, үзенчәлекле шәхесне бар кеше дә аңлап бетерә алмый. Инде менә хәзер олы сәнгатькә багышланган китабын да бастырып чыгарды. Кеше тормышта эзен, хезмәтен, тарихи китабын калдыра ала икән, димәк, ул - булган кеше! Төпле җитәкче кулы астында эшләгән талантлы артистларның сәхнә иҗаты сок-ландыра. Бар премьерала- рыгыз - шәһәребезгә зур бүләк. Үзем дә һәр спектакльгә килергә тырышам, күңел күтәренкелеге, илһам алам.

Чиксез иҗатыгыз, фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәтлемен. Иҗатыгыз дәвамлы булсын!»

Рөстәм Галиев,

Татарстанның халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе:

- Чыгарыргамы-юкмы бу китапны диеп, озак икеләнеп йөрдем. Уйланган, хисләнгән, моңайган вакытларымда гел янәшәмдә булган Шүрәлем миңа «Чыгар!» диде… Балачактан ук үзенең хис-тойгылары, киңәшләре белән озата барган Шүрәлем мине дөрес яшәргә, иярмәскә, еламаска, шатлана белергә өйрәтте… Ярый әле халкыбызның Шүрәлесе бар. Безгә Шүрәлебезне сакларга кирәк. Әгәр Шүрәлебез үлсә, утырып еларбыз… Шүрәлесез калырга язмасын! Ә мин Шүрәлемнең сүзен тыңладым: китапны чыгарырга булдым…

Рәзилә Насыйбуллина, театрның әдәби бүлек мөдире, китапның редколлегия әгъзасы: «Китап чыгару - Рөстәм абыйның матур хыялы иде, ниһаять, бу хыял тормышка ашты. Шул хыялны тормышка ашыруда өлешем бар, мин моңа бик шат! Рөстәм абыйга ныклы саулык телим!»

Физалия Гыйниятуллина, Татарстанның атказанган артисты, китапның редколлегия әгъзасы: «Безнең өебездә шушы матур китап туды. Без монда бөтен якты истәлекләрне, хисләрне, тойгыларны, фикерләрне салдык. Хәерле юл сиңа, китап! Юлың олы, гомерләрең озын булсын!»

P.S. Бүгенге көндә Рамил Хәмзә улы Муллинның матди ярдәме белән «…Чаклар» китабы Түбән Кама шәһәре һәм районы китапханәләрендә үз урынын тапты.

Найлә Сабирова, Рәзилә Насыйбуллина

Сәхнә журналы 2023 ел Февраль