Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Рөстәм Галиевнең тәүге китабы дөнья күрде

Тормыш юлы, һөнәри эшчәнлеге, театр тарихы... Рөстәм Галиев түбәнкамалыларга “күңел дәфтәрен”дә ниләр булуы турында сөйләде. Татарстанның халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе тәүге китабын тәкъдим итте. Аны ул “... Чаклар” дип атаган.

Сәхнәдә – Рөстәм Вәлиәхмәт улы үзе һәм артистлар. Мөхтәрәм шәһәрдәш Түбән Кама татар дәүләт драма театрына нигез салучы күпкырлы шәхес кенә түгел, ә тәҗрибәле режиссер да. Татарстанның халык артисты 40тан артык спектакль куйган. Бүгенге театральләштерелгән күренеш – аның китабы буенча сәхнәләштерелә. Китапны тәкъдир итү кичәсе театр бинасында үтте. Иҗади кичәгә Рөстәм Галиевның хезмәттәшләре, каләм дуслары, якыннары чакырыла.  Автор аны үзе “күңел дәфтәрем”, ди.

"... Чаклар дип атадым бу китабымны. Адәм баласының төрле чаклары була: балачак, илһамланган чак. Шуларның бөтенесен дә кертергә тырыштым", - ди Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры, баш режиссёры Рөстәм Галиев

Рөстәм Галиев – күпкырлы шәхес. «Җидегән чишмә» әдәби музыкаль берләшмәсе кичәләрен дә оештыра.  Режиссер, язучы һәм алып баручы буларак, 50 дән артык очрашу үткәрә. Кинода төшү тәҗрибәсе дә бар. Китап авторының хыялы – киләчәктә тормышына, иҗатына багышланган телевизион фильм әзерләү.

 ТАТАР LIFE Түбəн Кама шәһәре

Альбина Вәлиева, 20 декабрь 2022

Тулырак: http://nkamsk-rt.ru/news/vakyyga-ezennn/rostam-galievnen-tauge-kitaby-donia-kurde