Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Һәркемне дулкынландырырлык әсәр

Шушы арада Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театрында драматург Илгиз Зәйниевнең “Бәби” дигән әсәре буенча куелган спектакльнең премьерасы булды. 

Әсәрдә вакыйгалар хуҗалары ташлаган этләр һәм мәчеләр арасында бара. Алар рәнҗетүчеләреннән качып, шәһәр читендәге чүплектә көн күрә. Монда һәр төркемнең үз биләмәсе: читләргә, бигрәк тә адәми затка урын юк. Кыргыйланып беткән бу йорт хайваннарының биләмәсенә кем дә булса аяк баса икән, бер-берсенең бугазын чәйнәр дәрәҗәдә аяусыз сугыш башлана. Ходай күрсәтмәсен! Чөнки аларның дөньясында җылы хисләрнең эзе дә калмаган.

Әмма, уйламаганда-көтмәгәндә, бервакыт бу рәхим-шәфкатьсез сугышны... бәби елавы өзә! Бер гөнаһсыз сабыйны кем монда китереп ташлаган?.. Бу гыйбрәтле әкиятнең дәвамын кызыксынган кешеләр үзләре барып карар...

Акыл һәм зиһен иясе булган адәми затлар арасында да мондый әхлаксызлыкның әледән-әле кабатланып торуын искә алсак, театрның җитди эчтәлекле әсәрне сәхнәләштерүен хупларга кирәк.

Тамашачы спектакльне дулкынланып, сулышын кысып карап утырды. Тамашаның уңышын әсәрне сәхнәгә чыгарган режиссер Дамир Сәмерхановның, рольләрен чын күңелдән бирелеп, җиренә җиткереп уйнаган артистларның, рәссамнарның – тулаем театр коллективының уңышы дип кабул итәргә кирәк.

Тик менә әйтсәң – сүз, төртсәң – күз, дигәндәй, сәнгатькә гашыйк тамашачы театр бинасының шәһәр читендә булуына һаман күнегеп бетә алмый. Юкса, кая гына барсаң да, театр бинасының үзәк урамнарының берсендә шәһәрне бизәп, балкып утыруын күрәбез. Ә без нәрсә, башкалардан киммени?!

PS. Спектакльнең “Бердәм Россия” партиясенең “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль проекты ярдәмендә куелганын да искәртеп үтәргә кирәк.

Фәтхулла Абдуллин, язучы. 

"Туган як" - газетасы

tuganyk@yandex.ru