Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Түбән Кама театры Илгиз Зәйниевның «Бәби» пьесасын куя башлаган Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tuban-kama-teatry-ilgiz-zainievnyn-babi-pesasyn-kuya-baslagan-5854885

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры Илгиз Зәйниевның «Бәби» спектаклен сәхнәләштерә.

«Театрыбызда яңа читка. «Бәби» исемле яңа спектакльгә әзерлек башланды. Режиссёр – Дамир Самерханов», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Илгиз Зәйниевның «Бәби» музыкаль спектакле 2008 елда Камал театрында куелып, 2013 елга кадәр репертуарда иде.

Хәзерге вакытта ул «Дитя» исеме белән Казан ТЮЗында бара. Аны Илгиз Зәйниев үзе куйган. Пьеса шулай ук Казахстанның уйгур театрында куелган.

Хуҗасыз йортта көн күрүче урам этләре һәм мәчеләр үз ояларында ташландык кеше баласына тап була – әсәр шулай башлана.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tuban-kama-teatry-ilgiz-zainievnyn-babi-pesasyn-kuya-baslagan-5854885